КФУда бушлай татар теле курслары эшли башлый
9 Nov, 2022 Рәмилә Мансурова 0
Чыганак:
Ай дәвамында студентлар татар теленең нигезләрен өйрәнәчәк, татар мәдәнияте белән танышачак, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте.
Беренче дәрес 10 ноябрьгә билгеләнгән. Шулай да әле, 20 ноябрьгә кадәр курсларга язылып була, диелә. Татар телен өйрәнүчеләр тел белүләренә карап бүленәчәк: башлангачылар һәм телне өйрәнүне дәвам итүчеләр. Һәр төркемдә якынча 15 кеше булачак. Дәресләр атнасына 3 тапкыр, кичке вакыта булачак. 72 сәгать тәгаенләнгән курс 15 декабрьдә тәмамланачак.