Халыкара студентлар көне белән!
17 Nov, 2022 Рәмилә Мансурова 0
17 ноябрьда халыкара студентлар көне билгеләп үтелә. Cтудент булган кеше бу елларны сагынып искә ала. Әлеге көнне хәзерге вакытта белем алучылар гына түгел, ә студент еллары артта калучылар да бәйрәм итә. Кеше гомерендә иң истә калган мизгелләр дә студент тормышы белән бәйледер, мөгаен...
Хөрмәтле студентлар!
Студент еллары тормышыгызда иң якты, иң кызыклы, иң нык истә калырлык чорга әйләнсен! Кыю һәм максатчан булыгыз, рәхәтләнеп иҗат итегез, хыялланыгыз һәм куйган максатларыгызга ирешегез!