Наил Вәлиев Татарстан укытучыларын якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде
Татарстан мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев республика укытучыларын якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде.
Министрның Яңа ел котлавында мондый юллар бар:
Хөрмәтле коллегалар!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм!
Узып баручы 2008 елда без тармакның торышына комплекслы анализ ясауга һәм эшчәнлегебезнең өстенлекләрен билгеләүгә ирештек.
Татарстан мәгариф системасы өчен 2008 ел барлык юнәлешләр буенча да уңай булды, ул иҗади җиңүләр һәм казанышлар, Халыкара элемтәләрнең уңышлы үсеше белән билгеләп үтелде.
Безнең педагоглар һәм укучылар, Бөтенроссия дәрәҗәсендәге конкурсларда катнашып, үзләренең югары һөнәри осталыкка ия икәнлекләрен һәм Татарстанның гына түгел, ә Россия мәгарифенә дә сизелерлек өлеш кертергә сәләтле булуларын күрсәтте.
“Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектының җиңүчеләре аеруча зур горурлык хисләре уята. Алар – 289 укытучы-новатор, сәләтле яшьләргә дәүләт ярдәме кысаларындагы премиянең 165 лауреаты, 15 башлангыч һәм урта белем бирү учреждениесе.
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар!
Сезне, гаиләләрегезне, туганнарыгыз һәм якыннарыгызны чын күңелдән якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итәм! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, оптимизм, тормышта һәм иҗатта уңышлар, күкләрегезнең һәрвакыт аяз булуын теләп калам.
Фидакарь хезмәтегез һәм киләчәк буынга – яшьләребезгә армый-талмый хезмәт итүегез өчен сезгә зур рәхмәт!
Чыганак: "Татар-информ"