Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегия уздыра
12нче гыйнварда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы йомгаклау коллегиясен уздыра. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, Татарстан Республикасының мәгариф идарәләре башлыклары, гомуми белем бирү оешмалары директорлары катнаша.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайты хәбәрләренә караганда, көн тәртибенә Татарстан Республикасында башлангыч һөнәри белем бирү системасын үстерү, укытучының эш сыйфатына карап, аның имиджын формалаштыру, белем бирү оешмаларында балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеге белән идарә итүдә заманча формаларны кертү, дөньяның әйдәп баручы фәнни-белем бирү үзәкләрендә фәнни стажировкалар узу һәм Татарстан Республикасында бионанотехнологияләрне үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр кертелгән.