2008-2009 уку елына мәктәп олимпиадалары
Россия Федерациясенең Юстиция министрлыгында 2008-2009 уку елына мәктәп олимпиадалары исемлеген раслаган боерык теркәлде. Исемлеккә гомуми урта белем бирү оешмаларында укытыла торган предметлардан 120 олимпиада кергән.
Боерыкта гомумбелем предметлар буенча мәктәп олимпиадалары профиленә туры килгән әзерлек юнәлешләре китерелгән: "математика", "информатика", "физика", "химия", "биология", "экология", "география", "тарих", "җәмгыять белеме", "чит тел", "икътисад", "икътисад һәм идарә", "хокук", "рус теле", "әдәбият", "астрономия"; "табигый фәннәр", "техника һәм технология", "мәдәният һәм сәнгать", "гуманитар һәм иҗтимагый фәннәр", "лингвистика", "рәсем, архитектура графикасы", "материаллар фәненә кереш һәм яңа материаллар технологиясе", "психология", "журналистика", "православия мәдәнияты нигезләре ", "музыка теориясе һәм тарихы", "хор белән идарә итү (дирижирование)", "рәсем, композиция, живопись", "космонавтика һәм авиацион техника".
Чыганак: www.edu.ru