Укырга кергәндә нинди фәннәрдән сынау узарга?
12 Jan, 2009 Сылу 0
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән агымдагы 2009 елга дәүләт теркәве булган югары һөнәри белем бирү уку йортларына кабул итү имтиханнары исемлеге расланды.
Беркетелгән файллардан сез теге яки бу белгечлеккә укырга керү өчен нинди фәннәрдән имтихан тапшырырга кирәк булуын белә аласыз. Бердәм дәүләт имтиханнарыннан математика белән рус теле мәҗбүри санала. Ә калган имтиханны нинди фәннән бирергә икән, дип баш ватасыздыр! Аны нәкъ менә шул исемлек буенча сайларга тәкъдим итәбез.