Кече БДИ Татарстанның һәр мәктәбенә дә кертеләчәк
Кристина Иванова, “Татар-информ”, 5 февраль 2008 ел
Кече БДИ тиз арада Татарстанның бөтен районнарына да кереп бетәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының урынбасары Людмила Ногманова хәбәр итте. Аның ассызыклавына караганда, хәзер республиканың берничә районнарында кече БДИ тапшыралар. Әмма тиз арада ул һәр җиргә дә кереп бетәргә мөмкин.
Кече бердәм дәүләт имтиханы урта мәктәпнең 9 нчы сыйныфын тәмамлаганда да тапшырылачак. Шуңа күрә, 9 нчы сыйныфтан соң тестларга нигезләнгән бәйсез билгеләр системасы кертеләчәк.
Шулай ук, Л.Ногманова әйтүенчә, гадәти БДИ нәтиҗәләре белән ризалашкан Татарстан Республикасының 48% чыгарылыш укучылары гына “4” һәм “5” билгеләренә укыйлар. “Республика потенциалы, татарстан укытучылары өчен бу – түбән нәтиҗә”, - дип саный министр урынбасары.
Әгәр рус теле, математика, биология фәннәреннән югары сыйфатлылык күзәтелсә, әле мәсәлән, химиядән БДИ нәтиҗәләре буенча уртача билгенең 0,1 баллга төшүе билгеләнә. Шуңа да Татарстан Республикасы мәктәпләренең бу юнәлештә эшләүче укытучыларына тырышырга кирәк.
Министр урынбасары фикеренчә, БДИ хәтле чыгарылыш укучыларының әзерлек дәрәҗәсен объектив һәм үтә күренмәле итеп билгеләүче механизм хәзергә юк. Димәк, 2009 нчы елдан БДИ даими режимга күчәчәк. Әмма, Л.Ногманова әйтеп үткәнчә, гуманитар дисциплиналар өчен имтихан үткәрү принцибын үзгәртү турында сорау карала.