9, 10, 11нче сыйныф укучылары һәм лицей, көллият, техникум студентлары игътибарына!
13 Jan, 2009 Сылу 0
А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты урта һәм югары һөнәри белем алырга, университет чараларында катнашырга теләге булган кызлар-егетләрне үзенә чакыра.
Якын арада биредә төрле фәннәрдән олимпиадалар узачак: “ФИЗИКА-2009”, “МАТЕМАТИКА-2009”, “РУС ТЕЛЕ-2009”, “ИНФОРМАТИКА-2009”. Аларны үткәрү тәртибе белән беркетелгән файлларда китерелгән документ ярдәмендә таныша аласыз.
Шулай ук университет диварларында Студент һәм мәктәп укучыларының программалау буенча ачык региональ команда турниры старт алачак. Махсус мәктәп укучылары өчен оештырылачак “Мәгариф. Карьера” исемле күргәзмәне, чыгарылыш сыйныфларына дип атап уздырылачак “Ачык ишекләр көне”н дә әйтми узу мөмкин түгел.