Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы башланды
Стәрлетамак шәһәрендә Башкортстандагы татар укучылары арасында республика олимпиадасы башланды.
Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада Стәрлетамак педагогия академиясендә бара.
Әлеге бәйгенең беренче өлеше, гадәттәгечә, иң башта Башкортстан районнарындагы һәм шәһәрләрендәге татар мәктәпләрендә һәм катнаш мәктәпләрнең татар сыйныфларында, шулай ук татар гимназияләрендә булып үтте. Аларда иң көчле укучыларны сайлап алганнан соң, икенче этап олимпиада ярышы республика дәрәҗәсендә Стәрлетамак шәһәрендә башланды.
Башкортстанда ел да оештырылучы йомгаклау олимпиадасына быел да республиканың егермедән артык татар районыннан һәм шәһәреннән йөздән артык бала килде.
Олимпиадада Уфадагы 65 нче санлы һәм 84 нче санлы татар гимназияләре укучылары да катнаша. Республика олимпиадасында катнашучылар белем дәрәҗәсенә Башкортстанның югары уку йортларында белем бирүче танылган татар мөгаллимнәре бәя бирә. Уфадан, Башкортстан дәүләт университетыннан татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Рамил Миңнеәхмәтов белән мөгаллим, филология фәннәре кандидаты Рәүф Идрисов 6 кешелек жюрины җитәкли. Олимпиадада җиңүчеләр өчен истәлекле бүләкләр әзерләнә. Аларга шулай ук Мактау кәгазьләре дә тапшырылачак.
Татар теле һәм әдәбияты олимпиадасының йомгаклау өлеше дүрт көн дәвам итә.
“Олимпиадада җиңгән чыгарылыш сыйныф укучыларына, югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлекләренә кабул иткәндә, аларга өстенлек бирү дә каралган”, - дип белдерде Башкортстан дәүләт университеты доценты Рамил Миңнеәхмәтов.
Чыганак: “Татар-информ”