Укучыларны тукландыру реформасы Казанда 1 нче сентябрьгә тәмамланырга планлаштырыла
2008 нче елның 1 нче сентябренә Казанда мәктәп укучыларын тукландыру реформасы тулысынча тәмамланачак. Бу турыда Казан мэры Илсур Метшин шәһәр җитәкчеләре киңәшмәсендә хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, Казан шәһәре укучыларны тукландыру эксперименталь проекты конкурсында җиңүчеләр исемлегенә кергән иде. Татарстан Республикасы Президентының тышкы элемтә департаменты әйтүенә караганда, әлеге проект өчен Казанның федераль бюджетыннан 100 млн. сум акча бүленгән.
Ассызыклып үтәргә кирәк, укучыларны тукландыру реформасы Казанда 2006 нчы елдан бирле үткәрелә. 2006-2007 нче елларда 30 мәктәп ашханәсе төзекләндерелгән һәм яңа җиһазлар кайтарылган. 2007 нче елда иртәнге кайнар аш чыгаручы зур гына фабрика сафка баскан. Аның яңа технологияләр белән эшләве аркасында, 70 мәктәпнең 35 меңнән артык укучысы туклана башлады. 2008 нче елда 60 шәһәр мәктәбен әлеге система белән туендыруга күчерергә һәм 2010 нчы елга кадәр шәһәрдә дүртенче ризык әзерләүче фабрика ачарга җыеналар. “Балаларны сәламәт тукландыру” шәһәр программасын гамәлгә ашыру якынча 293 млн. сум тора.