Студентлар авыр хәлдә
Россия югары уку йортларында түләүле формада белем алучы студентлар финанс кризиска бәйле килеп чыккан проблемалары аркасында үзләрен бюджет урыннарга күчерергә сорый.
Булачак белгечләрнең 60 проценты бүген түләүле формада белем ала икән. Инде яңа елга кадәр үк мәгариф кредиты программалары буенча укыган студентларның финанс хәлләре мөшкыльләнгән. Уку өчен бирелгән кредит суммаларын күчерүче банклар эшләрен туктата. Нәтиҗәдә, студентларга акча бирелми, ә уку йортлары аларны укудан азат итү белән яный. Әлеге проблема килеп чыгуга Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко студентларны укудан азат итүдә бу факт сәбәп булмаячак, дип вәгъдә итә.
Югары икътисад мәктәбенең Статистика үзәге биргән мәгълүматларга караганда, мәгариф кредитлары буенча бүген студентларның 5 кенә проценты белем ала. Калган студентлар укулары өчен үзләре, яисә әти-әниләре түли. Ләкин бүген әти-әниләрнең хезмәт хакы саллы суммаларны күтәрә алмый. Әйтик, шул ук Югары икътисад мәктәбендә белем алу елына 280 000 сумга төшә. Мәскәү дәүләт халыкара элемтәләр институтының, мәсәлән, юридик факультетында белем алучылар да 1 елга 250 000 сум түлиләр.
- Финанс-икътисад кризисы Ломоносов исемедәге МДУның түләүле формада белем алучы студентларына кагылды, аларның яңа семестр өчен түләү мөмкинлеге юк, - дип сөйли университет ректоры Виктор Садовничий. Җитәкче фикеренчә, студентлар аларны я бюджет урыннарга күчерергә, я түләүне кичектереп торырга сорый. Мондый үтенечләр дистәләп җыелган.
Ректор уңышлы укучы студентларны, акча түли алмаулары аркасында гына университеттан кумаячагын белдерде. Кредит хисабына укыган меңнән артык студент өчен ректор борчылмый. Мәгариф кредитлары белән тәэмин итүче компанияләр аны өлешләп булса да түләп бара икән.
Дәүләт статуслы югары уку йортлары, бигрәк тә коммерцияле уку йортлары бюджетында түләүле студентлар мөһим урын били. Димәк, университетлар үз керемнәренең күпмедер өлешен югалтачак. Бу хәл студентларның укуларын дәвам итү-итмәвенә йогынты ясармы - билгесез.
Чыганак: "Российская газета"