“Өстәмә белем бирү чаралары ярдәмендә конкурент булырдай шәхесләр тәрбияләү”
Агымдагы елның 16-18нче февралендә Казанда шушы исем астында Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Чараны Мәгариф буенча федераль агентлыкның Яшьләр эшләре буенча идарәсе, Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Һөнәри белем бирү педагогикасы һәм психологиясе Институты һәм Казан шәһәре Мәскәү районының “Сыйныфтан тыш эш үзәге” оештыра.
Конференция барышында “Мәгарифнең алга бару шартларында конкурент булырдай укучыларны әзерләү өчен стратегик резерв буларак өстәмә белем бирү оешмалары”; “Конкурент булырдай шәхесне тәрбияләүче өстәмә белем бирү оешмалары эшчәнлегенә компетентлы караш”; “Илнең инновационн иҗтимагый-икътисади үсеш шартларында конкурент булырдай шәхесне тәрбияләүдә программа-максатчан юлны тормышка ашыру”; “Укучыларның профильле һәм һәм аңа кадәрге әзерлегендә гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмаларының хезмәттәшлеге”; “Конкурент булырдай шәхесләрне тәрбияләүдә өстәмә белем бирү оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге критерийләре” кебек мәсьәләләр күтәреләчәк.
Конференция программасында пленар утырыш, секцияләр эше, мастер – класслар, семинар һәм презентацияләр, түгәрәк өстәл һәм ачык дәресләр, иҗади остаханәләр, балалар иҗаты күргәзмәсе, концерт, шәһәр буйлап экскурсияләр каралган. Шулай ук конференция кысаларында Өстәмә белем бирү халыкара Академиясе Президенты, педагогия фәннәре докторы җитәкчелегендә «Өстәмә белем бирү оешмалары сыйфатына мониторинг» дигән семинар — практикум да укылачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Әлеге чара турында тулырак мәгълүмат һәм катнашу өчен гариза формасын беркетелгән файлда таба аласыз.