Башкорт дәүләт педагогика университеты вәкилләрен ТДГПУ эшчәнлеге кызыксындыра
ТДГПУ да эш визиты белән Башкорт дәүләт педагогика университеты вәкилләре – фәнни эш буенча проректор Алмаз Мостаев һәм башкорт филологиясе деканы Винер Шәяхмәтов булып киткән, дип хәбәр итә югары уку йортының рәсми сайты.
Сәфәр кысаларында алар ТДГПУ ректоры Рәдиф Җамалетдинов, беренче проректор – уку эшләре буенча проректор Фираз Харисов, фәнни эш һәм инвестицияләр буенча проректор Искәндәр Ярмәкәев белән очрашкан. Кунаклар музейга барып, структур бүлекчәләрнең эше белән дә танышкан.
Алмаз Мостаев хәбәр иткәнчә, эш сәфәренең төп максаты – ТДГПУ белән танышу, фәнни эш өлкәсендә тәҗрибә алмашу. “Без күптән түгел сезнең югары уку йортына вуз эшчәнлегенә комплекслы бәя бирүче комиссия килгәнен беләбез. Агымдагы елның ноябрь аенда безне дә шул вакыйга көтә. Без сезнең югары уку йортында эшчәнлек ничек оештырылганын һәм тикшерүнең нәтиҗәләрен белергә теләр идек”, - дип белдергән БДПУ проректоры.
Башкорт филологиясе деканы татар филологиясе факультетында белгечләр әзерләү, шулай ук башка факультетларда татар телен укыту мәсьәләсе белән кызыксынган.
Алмаз Мостаев очрашу барышында алга таба ике вуз арасында элемтәләрнең ныгуына, фәнни өлкәдә хезмәттәшлеккә юл ачылуга өметен белдергән.
Чыганак: “Татар-информ”