«Методист-новатор-2009» исемле конкурс старт алды
Чараны "Справочник старшего воспитателя дошкольного учреждения" исемле журнал оештыра. Ә Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри әзерлеген һәм квалификациясен үстерү Академиясе мәгълүмати ярдәм күрсәтә.
Конкурсның темасы: "Педагогик кадрларга һөнәри булышлык күрсәтү".
"Методист-новатор-2009" конкурсында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының өлкән тәрбиячеләре катнаша ала.
Катнашучылар мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик кадрлары, балалар, әти-әниләр һәм бу эштә кызыксынган оешмалар белән инновацион эшләү проектлары тәкъдим итәргә тиеш (кушымталары белән иҗади хисап).
Төп бүләк - компьютер. 10 лауреатка "Справочник старшего воспитателя дошкольного учреждения" журналына бушлай язылу каралган. Партнер-компанияләр җиңүче-лауреатлар өчен үз бүләкләрен әзерләгән.
Җиңүчеләрне котлау тантанасы Мәскәүдә “Мәгариф мохите” Россиякүләм форумында узачак.
Эшләрне 15нче июньгә кадәр vospitatel@mcfr.ru адресына юлларга кирәк. Игътибар, “Конкурска” дигән тамга белән җибәрү сорала.
Бәйге турында тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда, чараның нигезләмәсендә.
Чыганак: window.edu.ru
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Nigezleme.doc | 38 KB |