Буяучылар һәм кондитерлар өчен кадрлар булдырачаклар
Хакимият “Эшче кадрлар” башлангыч һәм урта һөнәри белем алу үсеше программасын кабул итте. Якынча билгеләргә караганда, хәзер 100 мең кондитерлар, балта осталары, буяучылар, токарьлар, штукатурлар, монтажчылар һ.б. әнә шундый эшчеләр җитми икән. Якын араларда әлеге һөнәрләр буенча 2650 студент укый алган 6 яңа колледжда кадрлар булдырачаклар.
2011 нче елда Мәскәүдә 6600 укыту урыны исәпләнгән 10 колледж барлыкка киләчәк.
Гомуми урта мәктәп укучыларыннан тыш, студентлар янына яңа белгечлек алырга теләгән олы кешеләрне һәм БДБ илләрендәге яшьләрне дә актив кабул итәчәкләр. Шулай ук алар өчен ял сәгатьләре үзәкләре тудырылачак.
Һөнәри әзерлек курслары һәм квалификация күтәрүгә килгәндә, 2010 нчы елда 8 мең кеше (хәзер – барлыгы 500) студент булачак. Сүз уңаеннан, уку йортлары эшчеләр белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр, шуңа да барлык чыгарылыш укучыларына эш урыны гарантияләнгән.