Кризиска каршы чаралар. Нинди алар?
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы түләүле югары белем алу өлкәсендә кризиска каршы чаралар пакетын булдыру белән мәшгуль. Сүз Россия югары уку йортларында бюджет урыннарның санын киметмәү, мәгариф кредиты программаларына дәүләт ярдәме күрсәтү турында бара.
Андрей Фурсенко хәбәр итүенчә, уку йортлары җитәкчеләренә укуда уңышлары булган студентларны түләүле бүлекләрдән бюджет урыннарга күчерү турында тәкъдим хатлары юлланачак. Укымаган студентларны исә уку йортында тотарга җыенмыйлар. Ләкин быел бюджет урыннарның гомуми саны да кыскартылмаячак.
Тагын бер юнәлеш - мәгариф кредитларына дәүләт ярдәме күрсәтү. Күп кенә югары уку йортлары студентларына мәгариф кредитларын биргән банклар бүген авыр хәлдә калды. Министр ассызыклавынча, кредит бирү программалары тотрыклы, көчле банкларга биреләчәк. Сүз Сбербанк һәм ВТБ 24 турында бара. Мәгариф кредиты программасы киңәерме, әлегә билгеле түел. Ләкин, “Кредо” кредитын алган студентлар укуларын тәмамлый алачаклар, дип белдерде министр.
Ректорлар җәмгыяте агымдагы елда югары уку йортлары югалтачак керем күләмен дә санап чыгарган. Ул 25 процент тәшкил итәчәк. Түләүле белем алучы студентларның санын саклап калу өчен ректорлар төрле юллар тәкъдим итә. Шуларның берсе Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий фикере. Ул уку өчен түләнәчәк максималь бәяне тәгаенләргә куша. Моңарчы, дефицит белгечлекләргә конкурс артык олы булган очракта, уку йорты җитәкчелеге кискен түләүне күтәрә иде. Берьюлы ике куян атыла: бер яктан, абитуриентлар саны кими, икенче яктан, уку йортына саллы керем килә.
Парадокс. Бүген шул ук студентларны саклап калу өчен, югары уку йортлары бәяләрне “катырырга” мәҗбүр. Һәрхәлдә, Мәскәүнең төп уку йорты мәсьәләне шундый юл белән чишәргә тәкъдим итә.
Уралда исә кредит ярдәмендә белем алучы студентларга уку өчен түләүне бер елдан өч елга кадәр озайтырга мөмкинлек биргәннәр. Алар өчен компенсацияне исә урындагы бюджет капларга тиеш була.
Шул ук вакытта финанс кризисның уңай якларын да атыйлар. Ялган уку йортларына керүчеләр саны кимеячәк, диплом гына түгел, белем алырга стимул барлыкка киләчәк, дип саный Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе Андрей Фурсенко.
window.edu.ru материаллары буенча