«Татар теле үсеше һәм кулланылышы»
15нче мартка кадәр шушы исемле тикшеренү эшләр бәйгесендә катнашу өчен гаризалар юлларга мөмкин. Бу турыда Казан мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.
Конкусрка тәкъдим ителәчәк эшләр нинди юнәлешләрдә булырга тиеш? Бу: «Җир шарының иң яхшы шәһәре» - Казан турында татар телендә реклам характерындагы материаллар; "Җир шарының төрле якларында яшәүче татарларның мәдәниятара багланыш үзәге буларак Казан"; "Чит илләрдә яшәүче татарларның мәдәни бердәйлеген саклау нигезе буларак тел"; "Татар теле - XXI гасыр телевидениясе теле. Бүгенге хәленә аналитик күзәтү һәм аның перспективалары" һ.б. һ.б. Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда.
Бәйгене Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләр буенча комитеты, телләр үсеше һәм җәмгыять оешмалары белән багланыш бүлеге, Казанның югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы Укыту-методик берләшмәсенең “Туган (татар) теле һәм әдәбияты” белгечлеге буенча Укыту-методик комиссиясе белән берлектә оештыра. Бәйгедә катнашу нечәклекләре белән беркетелгән файлларда таныша аласыз.