Людмила Путина мәктәпләргә психология курсларын кертүне хуплый
Россия Федерациясе президентының тормыш иптәше Людмила Путина мәктәпләргә психология курслары кертү ягында. “Психолог һәм җәмгыять: үзара йогынты турында диалог” исеме белән үткәрелгән конференциядә ул: “Мәктәп программасындагы психологияне җиңел фән дип карарга ярамый. Иң элек аны синең ярдәмчең буларак карарга кирәк”, - дип белдергән. Конференциядә 250гә якын белгеч – гаилә психотерапевтлары, мәктәп психологлары, укытучылар, министрлык һәм идарәчелек вәкилләре катнашкан.
Конференциядә катнашучылар эш нәтиҗәсе итеп карар кабул иткәннәр. Алар, өлешчә, Мәгариф һәм фән министрлыгына “гомуми урта мәктәпләргә психология курслары кертүне, зур сыйныфларга гаилә психологиясе нигезләрен укытуны карауны” тәкъдим итәләр. Шулай ук, экспертлар Россия Федерациясе Мәгарифенә практик психология үсеше хезмәте Концепциясен эшләүне һәм кабул итүне зарур дип саныйлар.
Моннан тыш, белгечләр Россия Федерациясе хөкүмәтенә “практик психология мәсьәләләре буенча координация җәмгыяви-дәүләт советы яисә идарәара комиссиясен төзергә” тәкъдим иткәннәр. Алар фикеренчә, гаилә проблемаларын һәм халык куркынычсызлыгы психологиясе халәтен тикшерү өчен дәүләт заказын формалаштыру кирәк.