Абитуриент – 2009: нәрсә, кайда, кайчан?
2009 елга да аяк бастык. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен укуның иң кызган чагы. Максат - югары уку йорты студенты булу. Максатка ничек ирешергә?
1 юл - кабул итү имтиханнарын тапшыру
Тикшерелгән юл. Уку йортына укырга алыначак абитуриентларның төп массасы нәкъ менә БДИ тапшырып студент исемен алачак. Быел теге яки бу белгечлеккә укырга керү өчен тапшырылачак имтиханнар исемлеге дә билгеле. Ул 2008 елның 28нче ноябрендә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 365нче Боерыгы белән расланган. Биредә сүз дәүләт аккредитациясе булган югары һөнәри белем бирү оешмалары турында бара. Исемлектә мәгариф һәм педагогика, мәдәният һәм сәнгать, медицина, икътисад һәм идарә, мәгълүмати куркынычсызлык, хезмәт күрсәтү өлкәсе, техника һәм технология кебек өлкәләр аерым бүленгән. Хәзер абитуриент, әйтик, физика-математика, яисә табигый, гуманитар, иҗтимагый юнәлеш сайласа, нинди фәннәрдән БДИ ташырырга кирәк булуын төгәл белә (Беркетелгән файл: Imtihan).
2 юл - олимпиадада җиңү
Илнең әйдап баручы югары уку йотлары ел да шәхси олимпиадаларын уздыра. Шулай итеп алар үзенә күрә булачак студентларны барлый. Мондый сынауны тиешенчә узганнар - лауреатлар әлеге уку йортына күп очракта имтихан тапшырмый гына укырга керү хокукын ала. Мондый төр олимпиадалар һәм алар биргән ташламалар да Министрлык тарафыннан төгәл тәгаенләнгән. (Беркетелгән файл: Olimpiada).
3 юл - үзлектән әзерләнү
Күптөрле дәреслекләр һәм белешмә материаллар бар. Алар ярдәмендә мәктәптә алган белемнерне тагын дә тирәнәйтергә мөмкин. Бу эштән Мәгариф һәм фән министрлыгы да читтә калмый. Министрлык тарафыннан расланган яхшы һәм бик яхшы дәреслекләр исемлеге моңа дәлил.
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2009/2010 уку елына гомуми урта белем бирү оешмаларының мәгариф процессында кулану өчен тәкъдим ителгән дәреслекләрнең федераль исемлеге (Беркетелгән файл: Nigezleme1).
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2009/2010 уку елына гомуми урта белем бирү оешмаларының мәгариф процессында кулану өчен рөхсәт ителгән дәреслекләрнең федераль исемлеге (Беркетелгән файл: Nigezleme2).
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2009/2010 уку елына махсус (коррекцион) мәгариф оешмаларында белем бирү процессында кулану өчен тәкъдим ителгән дәреслекләрнең федераль исемлеге (Беркетелгән файл: Nigezleme3).
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2009/2010 уку елына махсус (коррекцион) мәгариф оешмаларында белем бирү процессында кулану өчен рөхсәт ителгән дәреслекләрнең федераль исемлеге (Беркетелгән файл: Nigezleme4).