Физкультура олимпиадасы җиңүчеләре билгеле
22 Jan, 2009 Сылу 0
2009 елның 15-19нчы гыйнварында физик культурадан мәктәп укучылары россиякүләм олимпиадасының региональ этабы узды.
Региональ этапта республика район һәм шәһәрләреннән 182 укучы катнашкан.
Сезне җиңүчеләр белән таныштырабыз:
Чистай районы 12нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Наталья Кузьмина;
Актаныш районы 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Разил Гәрәев;
Казан шәһәре Яңа Савин районының 7нче гимназиясе, 10нчы сыйныф укучысы Диана Әхмәтова;
Азнакай районы 8нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Айнур Илаев.
Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, җиңүчеләргә диплом, медаль һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылган.