“Казан һәм Касыйм ханлыклары оешу”
Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Мари университеты профессоры А.Г.Бахтинның “Казан һәм Касыйм ханлыклары оешу” исемле монографиясен тәкъдир итү узачак.
Казан һәм Касыйм ханлыклары барлыкка килү темасын Татарстанның гына түгел, республикабыздан читтә яшәүче галимнәр дә бик теләп ала. Әлеге дәүләтләр ничек оешкан? Фәнни киңлектә моңа карата күп төрле фаразлар яшәп килә. Шуңа күрә бу теманы яктырткан яңа фәнни эш дөнья күрүе дә тарихчылар өчен зур вакыйга булып тора.
А.Г.Бахтин исә үз монографиясендә Алтын Урда таркалу, Казан һәм Касыйм ханлыклары барлыкка килү һәм беренче елларны ничек яшәүләре проблемаларын күтәрә.
Чыганаклар арасында бөтенләй кулланылмаганнары да бар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең рәсми сайты. Төрле карашларны чагыштырып, автор яңа нәтиҗәләр, фаразлар тәкъдим итә.