Ульяновски өлкәсенең Кәшә авылы мәктәбе юбилеен билгеләп үтте
Ульяновски өлкәсе күләмендә иң алдынгы мәгариф учакларының берсе булып исәпләнүче Кәшә урта мәктәбе 90 еллык күркәм юбилеен билгеләп узды. Истәлекле вакыйга уңаеннан белем йортына бик күп кунаклар - өлкә, район җитәкчеләре, педагогик хезмәт ветераннары, төрле елларда мәктәпне тәмамлап чыгып, Кәшә авылы данын еракларга тараткан күренекле шәхесләр җыелган иде.
Бәйрәмдә катнашучыларны беренче булып мәктәп директоры Йолдыз Мостафина сәламләде.
- Кәшә гомер бакыеннан гыйлемле, мәгърифәтле авыллар исемлегенә кергән. 17 нче гасырда ук биредә мәдрәсә эшләгән, ә 1918 елда дөньяви белем бирүче мәктәп ачыла. Туксан ел эчендә мәгариф учагын 2270 кеше тәмамлап чыккан. Мәктәбебез үзенең тәҗрибәле укытучылары белән дан тота. Россиянең атказанган мөгаллиме Зариф Ильясов нәкъ шундыйлардан иде. Дистә еллар элек аның тарафыннан әзерләнгән математика буенча мәсьәләләр җыентыгы бүген авыл музеенда олы ядкарь булып саклана, - диде ул.
Ульяновски өлкә клиник хастаханәсенең баш табибы, Кануннар чыгару Җыелышы депутаты Александр Баландин да җылы тәбрик сүзләрен ирештерде. Мөхтәрәм кунак тантанага буш кул белән килмәгән иде. Сигез кабинетны заманча интерактив такталар белән җиһазладык, диде ул
Чынлы районы башлыгы Ханәфи Рамазановның котлау сүзләрен аның урынбасары Нәбирә Мөхитова җиткерде.
- Нәкъ шушы мәктәпне тәмамлап чыгуым белән чиксез горурланам. Мәктәбебез бинасын утын белән генә ягып җылытсалар да, без - укучылар, үзебезне уңай хис иттек, чөнки педагогларның күңел биреп эшләүләрен һәрдаим сизә идек. Зариф абый Ильясов, Миңниса апа Ураева, Гөлҗиһан апа Ибраһимова һәм Рафаэль абый Әсләхов безне яшәү серләренә төшендерделәр, олы тормыш юлына чыгардылар. Ә инде мәктәпне төрле елларда бетергән якташларыбыз - профессор дәрәҗәсенә ирешкән Азат Курчаков һәм дөнья чемпионы исемен йөртүче Назыйм Мөхитов авылыбызны ил күләмендә таныттылар, - диде ул.
Нәбирә ханым район хакимияте исеменнән мәктәп ашханәсенә суыткыч тапшырды, ә бөтен гомерен татар телен укытуга багышлаган фидакарь педагог Роза Ильясованың исеме районның Мактау китабына кертелүе турында игълан итте.
Чынлы районы мәгариф бүлеге мөдире Владимир Педиксеев исә Кәшә мәктәбенең педагогик коллективы эшчәнлегенә югары бәя бирде.
- Бу мәктәп укучылары Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында бары уңай күрсәткечләргә ирештеләр. Димәк, биредә мөгаллимнәр балаларга төпле белем бирәләр. Мәсәлән, ана теле укытучысы Роза Ильясованың бай тәҗрибәсен өлкәнең башка мәктәпләреннән дә килеп өйрәнәләр. Җирле хуҗалык рәисе Наил Гайниевка да рәхмәтемне белдерәм. Ул туган авылы мәктәбенә һәрдаим ярдәм күрсәтә, - диде В.Педиксеев.
Наил Гайниев Кәшә мәктәбен 1964 елда тәмамлаган һәм утыз елдан артык инде җирле хуҗалыкны әйдәп бара. Ул да үзенең күңел хатирәләре белән бүлеште.
- 1974 елда «Волга» күмәк хуҗалыгы рәисе итеп сайлагач, авылдашларым 640 урынга исәпләнгән мәктәп төзү турында наказ бирделәр. Обком секретаре Анатолий Скочилов беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды һәм 1975 елда төзелешне башлап җибәрдек. Авылда яшәүче бер генә кеше дә изге эштән читтә калмады. Уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә, өч катлы мәктәп бинасы 1978 елда файдалануга тапшырылды. Кызганыч ки, соңгы елларда укучылар саны кими бара, ничек булса да мәктәпне һәм авылны киләчәктә дә яшәтәсе иде, - диде Наил Зариф улы.
Озак еллар дәвамында мәктәптә пионервожатый һәм укытучы булып эшләгән, бүген Кәшә музеена җитәкчелек итүче Фаизә Тамаеваның да әйтер сүзләре байтак җыелган.
- Кәшә авылында, «Волга» кооперативында һәм туган мәктәбебездә бары тик авылда туып үскән, үзебезнең мәгариф учагында белем, тәрбия алган кешеләр, югары һәм махсус-урта белемле белгечләр генә хезмәт итәләр. Бу - горурлыгыбыз, бәһасез казанышыбыз, - диде ул.
Ульяновски өлкәсенең Мактаулы гражданины, профессор Азат Курчаков исә данлыклы авылдашлары хакында горурлык хисе белән сөйләде.
- Әтием Гайнулла Хәсән улы гомер буе укытучы булып эшләгәнгә күрә, мәктәп тормышы миңа бәләкәй вакыттан ук яхшы таныш иде. Бүген исә Кәшә авылының горурлыгы булып саналган атаклы шәхесләрне телгә алып үтәсем килә. Россиянең атказанган укытучысы Зариф Ильясов йөзләгән балада математика фәненә карата мәхәббәт уятты. Чынлы район хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфасын башкаручы Нәбирә Мөхитова да яңадан-яңа үрләр яулап яши. Ульяновски өлкәсенең авыл хуҗалыгы министрлыгында бүлек начальнигы булып эшләүче Марсель Насыйров үзен оста икътисадчы сыйфатында танытты. Кәшәлеләрнең шактый өлеше бәхетен мәркәзебез Казанда эзләп тапты. Рафаэль Бальтиев әнә шундыйлардан. Рафаэль әфәнде озак еллар Татарстан Республикасының үзәк сайлау комиссиясендә җаваплы урын биләде. Назыйм Мөхитов исә легендар шәхескә әверелде. Ул - спорт остасы, дөнья чемпионы. Рәшит Шәрәфетдинов та спорт өлкәсендә зур казанышларга иреште, - диде профессор А.Курчаков.
Россиянең атказанган спорт мастеры Назыйм Мөхитов та үзенең укытучыларына олы рәхмәт сүзләрен юллады.
- Туган авылым Социалистик Хезмәт Батыры Сәлихҗан Фәизов, Ульяновски өлкәсенең Мактаулы гражданнары Азат Курчаков, Наил Гайниев, Шәүкәт Кәримов, фән эшлеклеләре, генерал-майоры, дистәгә якын спорт остасы һәм йөзләгән хезмәт батыры белән хаклы рәвештә горурлана. Безне һәммәбезне дә 90 еллык тарихы булган Кәшә мәктәбе, аның фидакарь педагоглары тәрбияләп үстерде, - диде танылган спортчы.
Назыйм Мөхитов үзенең балачак хатирәләре белән дә бик теләп уртаклашты.
- Ишле гаиләдә туып үстем. Мәктәптә барлык фәннәрне дә татар телендә үзләштерергә туры килде. Менә шулай, русча бер кәлимә дә сүз белмәгән килеш, авылдан чыгып киттем. Шуңа да карамастан, автомеханика техникумын һәм Мәскәү физкультура институтын уңышлы тәмамладым. Спортчы буларак, дөньяның барлык почмакларына да аяк басарга насыйп итте, ләкин туган җирем итеп Кәшә авылын саныйм, - диде Назыйм әфәнде.
Бәйрәм кичәсенең концерт программасы да бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Мәктәп балалары татар һәм чуаш халыкларының яраткан җыр-биюләрен гаҗәеп оста башкардылар.
Чыганак: “Татар-информ”