Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында Kidsmart укыту үзәкләре
Агымдагы елның 29нчы гыйнварында Казан шәһәре Яңа Савин районының 414нче мәктәпкәчә белем бирү оешмасында Kidsmart программасын башлап җибәрү тантанасы узачак. Чара Әмирхан ур., 7нче “а” йорт адресы буенча сәгать 11:00дә старт ала.
«IBM Восточная Европа/Азия» компаниясе Казан шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына 52 данә Kidsmart компьютер укыту үзәкләрен бүләк итә.
Әлеге укыту программасы махсус 3-6 яшьлек сабыйлар эчен эшләнгән. Алга таба мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Kidsmart программасы нигезендә мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр кулланып, уку өчен кулай мохит тудырып тәрбияләргә планлаштыралар. Программа инде 7 ел рәттән дөньяның 60 илендә тормышка ашырыла. Kidsmart программасы балаларга белемне уен формасында бирә. Сүз табигый фәннәр турында бара. Әйтик, программа ярдәмендә балалар вакытның нәрсә белдерүен аңлата башлый, континентлар, океан һәм башка географик атамаларны җиңел атый.
2008 елның 22нче декабрендә әлеге аппаратура Мәскәүгә, аннан Казанга юллана. Бүгенге көндә алар Казанның мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына таратылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы.