“Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында чит телләрне укыту процессы белән идарә итүне камилләштерү”
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты 2009 елның 31нче мартында “Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында чит телләрне укыту процессы белән идарә итүне камилләштерү” исемле Республикакүләм фәнни-гамәли конференция уздыра. Бу турыда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының рәсми сайты хәбәр итә.
Конференция барышында түбәндәге проблемалар күтәреләчәк:
• Чит телләрдән укыту процессын комплекслы планлаштыру;
• Чит телләрне өйрәтү процессын оештыру һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру чаралары;
• Чит тел мәгарифен җитәкләү һәм күзәтеп тору эшендә заманча юллар;
• Югары уку йортларында чит телләрне өйрәтү процессын камилләштерү юллары һәм методлары.
Конференциядә катнашу теләге бар икән, исем-фамилия, әтиегезнең исеме, эш урыны, вазыйфа һәм гыйльми дәрәҗәне күрсәткән гариза юлларга кирәк.
Доклад (тезислар) басма һәм электрон вариантта эшләнергә тиеш: 14нче кегль, 1,5 интервал, Times New Roman шрифты белән, бит кырлары 2шәр см., барлык астөшермәләрне текст ахырына калдырырга кирәк. Фамилия һәм исем, әтиегезнең исеме баш хәрефләре өске уң якта курсив белән бирелә. Оештыру кереме – 200 сум)
Катнашу өчен гаризалар 2009 елның 1нче мартына кадәр кабул ителә. Адресы: Казан, З.Кызыл ур., 68нче йорт, Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты, чит телләрне укыту методикасы кафедрасы, 309нчы бүлмә.
Элемтә өчен тел./факс (8-843) 238-02-24 Архипова Эльвира Рәис кызы.