“Дулкыннар” конкурсы талантларны барлый
30 гыйнварда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында “Дулкыннар” республика конкурсының сайлап алу туры узачак. Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм “Идел” яшьләр үзәге оештырган әлеге иҗади конкурс быел 4 нче тапкыр үткәрелә, дип хәбәр итә уку йортының рәсми сайты.
Чараның максаты – татарның танылган әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренең тормыш юлы, иҗаты үрнәгендә балалар һәм яшьләрдә милли үзаң, патриотлык хисләре тәрбияләү. Төрле елларда уздырылган бәйге халкыбызның Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнашева кебек шәхесләренә багышланган иде.
Быел исә “Дулкыннар” Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин иҗатын яктыртачак. Катнашучылар әдипнең шигырьләренә язылган җырлар (вокал), нәфис сүз, шагыйрь иҗатын һәм тормыш юлын чагылдырган рәсемнәр (рәсем сәнгате) буенча осталыкларын күрсәтәчәк.
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында оештырылучы сайлап алу турында Татарстанның барлык төбәкләреннән дә яшь талантлар катнашыр дип көтелә. 31 гыйнварда исә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Дулкыннар” конкурсында җиңүчеләрнең Гала-концерты булачак.