Мәгъзүм Сәлахов Россия вузлары ректорлары киңәшмәсендә катнаша
Россиянең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко студентларга ихтыяҗ булган һөнәрләр буенча белем алуга юнәлеш бирергә кирәк, дип белдерде. Хәзерге вакытта илдә икътисадчы һәм юристларны эшкә урнаштыру проблемасы бар.
Мәскәүдә югары уку йортлары ректорлары киңәшмәсендә чыгыш ясаганда А.Фурсенко: “Бездә 2 миллион икътисадчы, 750 мең юрист бар, аларга ихтыяҗ юк”, - диде.
“Абитуриентларга башка белгечлекләр тәкъдим итү һәм вуздан соң еллар буе эш эзләп йөрү, аларга ихтыяҗ булмау проблемасын булдырмау өчен тырышу - сезнең турыдан-туры вазифагыз”, - диде министр ректорларга мөрәҗәгать итеп, дип хәбәр итә «Интерфакс».
“Татар-информ” агентлыгына КДУ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, киңәшмәдә ректор Мәгъзүм Сәлахов катнаша.
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, киңәшмәдә 2009 елда бердәм дәүләт имтиханнарын тулы масштаблы кертү шартларында вузларга кабул итү үзенчәлекләре буенча фикер алышу планлаштырылган. Шулай ук сүз һөнәри белем бирү уку йортларының социаль–икътисади шартларда эшсез калган халыкның мәшгульлеге проблемасын хәл итүдә һәм 2009 елда вузларда лицензия һәм аккредитация процедураларын үткәрүдә катнашуы һ.б. турында сүз барачак.
Чыганак: «Татар-информ»