Республикабыз районнарында он-лайн режимда киңәшмәләр узды
29 Jan, 2009 Сылу 0
Соңгы ике көн (27нче, 28нче гыйнвар) республикабызның Мөслим, Чистай, Азнакай, Теләче муниципаль районнарының мәгариф системалары өчен аеруча кызу үтте.
Бу районнарның башкарма комитет җитәкчеләре, мәгариф бүлеге башлыклары, педагоглары һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын үтәүче Д.М. Мостафин катнашында видеоконференция режимында киңәшмәләр узды. Сүз Мөслим, Чистай, Азнакай һәм Теләче муниципаль районнарының мәгариф системасы торышын өйрәнү өчен уздырылган комплекслы тикшерүләргә нәтиҗәләр чыгару турында барды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы.