Хуҗа ишәгенә атланып базарга китеп барганда, аның артыннан ат менгән бер бай килеп җиткән. Ул, Хуҗаны хурламакчы булып:
— Йә, ишәк өстендә бару ничек, әйбәтме? – дип сораган.
— Атка атланган ишәккә караганда, акыллы баш булып, ишәккә атланып йөрү күңеллерәк, – дип җавап кайтарган Хуҗа.