VI сыйныф

Кызыл байрак

Автор: 
Мәҗит Гафури

Кара син алга!

Күрәмсең анда

Кызыл байракны,

Буялган канга.

Мин кайда...

Автор: 
Мәҗит Гафури

Кайда ярлы, кайда зарлы, кайда моңлы күп була,

Мин шулар янында булам; алар белән килешеп була.

Юк аларда төрле катлау, юк аларда эч сере,

Тышлары керле вәләкин юк аларда эч кере...

Үзем һәм халкым

Автор: 
Мәҗит Гафури

Бер адым алга басам да,

Әйләнәм мин артыма,

Кайда басканнар икән дип,

Күз саламын халкыма.

ТУГАН АВЫЛ

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

   Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

   Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән.

АҢЛАТМА: "Туган авыл" шигыренең аудио нөсхәсе Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы чыгарган "Күренекле шәхесләр" җыентыгыннан алынды.

ӨЗЕЛГӘН ӨМИТ

Күз карашымда хәзер үзгәрде әшьялар төсе,

Сизелә: үтте яшь вакытлар, җитте гомрем яртысы.


АҢЛАТМА: "Өзелгән өмет" шигыренең аудио нөсхәсе Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы чыгарган "Күренекле шәхесләр" җыентыгыннан алынды. Әсәрне Празат Исәнбәт укый.

МИЛЛИ МОҢНАР

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый

Чын безнеңчә матур, милли көй;

Башка килә уйлар төрле-төрле, –

Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

"Милли моңнар" ("Әллүки") шигыренең аудио нөсхәләре Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы чыгарган "Күренекле шәхесләр" җыентыгыннан һәм Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы заказы буенча чыгарылган "Габдулла Тукай. Шигырьләр" аудиоҗыентыгыннан алындылар.

САКМАР

Сакмар да гынай су буйларында
Сандугачлар тавышын тыңладым;
Сакмар су,
Үсәдер таллар Сакмар су буенда,
Үсәдер кызлар әнкәләре куенында.
Сандугачлар тавышын тыңладым да,
Өзелеп-өзелеп җырлар җырладым.

АҢЛАТМА: Халык сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көенә язылган җырны Нурсинә Зәйдуллина башкара,  Рөстәм Нәбиев аранжировкасы.
 

RSS-материал