- Минем әти бүген Казаннан кайта. Улмы? Ул миңа санлы калач китерә. Аннары миңа читек китерә. Өр-яңа читек.
Аның саурысы синең апаңның намазлык чигә торган үрнәге кебек чәчәкле була.
Аның олтаны болгар олтаны, кырыеннан киселгән. Ярып ук киселгән. Үзе кып-кызыл төсле. Кура җиләге тесле кызыл түгел, зияб (зяблик, кызыл түш) төсле кызыл.
Аның балтыры шадраланып тора, чем-кара.
Миңа әти кәҗүл читек китерә...
Иртәгә гаеткә мин кәҗүл читек киеп барам.
Беләмсең, Миңнегали?