Авылның картлары, ир уртасылары, яшьләре — һәммәсе дә үзләре белә башлаганнан бирле аны Сөннәтче бабай дип таныйлар, Сөннәтче бабай дип йөриләр иде. Угыллары, кызлары йиткән карчыклар да, яңа төшкән яшь килен чакларда, аны Сөннәтче бабай итеп таныганнар, анлар да, бу көнге яшь киленнәр кеби урак өстендә кызу-кызу урак урганда да, көз көннәрендә, төшмәенчә башны әйләндерә торган гөбе язганда да, бәйрәм алдында ашыга-ашыга өй юганда да, еглаган угылларыны туктатыр өчен, «Сөннәтче бабай килә!» дип куркытканнар иде.