(Хикәя)
Быел яз иртә килде. Апрель аенда ук яланнар, урманнар яшеллеккә күмелеп, урамнар, юллар шакыраеп кипте. Күктә кыздырган кояшка исе-акылы киткән Чирмешән елгасы да, язгы ярсуларын онытып, тынып-тынычланып калды.
Дамирның үтереп су коенасы килә башлады. Ул ике дә уйлап тормады, ут капкандай чабып, күршедәге Ләбибләргә кереп китте…
— Ләбиб, әйдә!..
— Кая? — Әллә нинди баш әйләндергеч күнекмәләр ясап, турникта чайкалып торучы Ләбиб, җиргә сикерде.
— Су керергә!