Татар мәгарифе порталы
Сез монда
UDS App - бизнес хуҗалары (эшмәкәрләр, эшкуарлар, предпринимательләр) өчен булдырылган мобиль кушымта.
Әлеге кушымта ярдәмендә бизнес хуҗалары клиентларына карата лояль (мәрхәмәтле, игелекле, ачык) була, үз интернет-кибетен булдыра, клиентлары өчен сертификатлар бүләк итә, туган көннәре белән котлап бонуслар бирә, клиентлары белән аралаша һәм камилләшә алалар.
Бизнес (компания, оешма, алар күрсәткән хезмәтләр һәм саткан товарлар) яхшы итеп хезмәт күрсәтә һәм яхшы товарлар сата икән, ул вакытта аның клиентлары саны да арта һәм алар әлеге компанияне һәм аның товарларын дусларына да тәкъдим итә башлыйлар. Клиентлар, кэшбек алудан кала, дусларына тәкъдим иткән өчен бонуслар җыя һәм бик нык экономить итә алалар.
Мисал өчен, компания 10% кэшбек бирә, ди. 1 000 сумлык товар сатып алсагыз, киләсе товарны сатып алу өчен шунда ук 100 сум үзегезгә кире кайтачак. Гадәти кэшбек карталарда бу шулай.
Әмма UDS App клиентлар өчен тагын да өстәмә мөмкинлекләр бирә. Әгәр безгә компаниянең товарлары яисә күрсәткән хезмәтләре ошый икән, без аны дусларыбызга һәм танышларыбызга да тәкъдим итәбез.
Гадәти компанияләр рекомендация өчен бонус бирмиләр. Ә UDS Appp кушымтасы нәкъ менә сарафан радионы цифралаштырырга мөмкинлек бирә - тәкъдимегез буенча килгән һәр клмент өчен Сезгә әлеге компаниядән баллар килеп торачак. Мәсәлән, Кәрим Тинчурин театрына барырга дусларыгызга UDS ярдәмендә тәкъдим итәсез һәм дусларыгызны алып киләсез икән, һәр алып килгән тамашачы өчен театр Сезгә шунда ук бонуслар күчерәчәк.
Мәсәлән, компания һәр рекомендация өчен дустыгыз түләгән суммадан 10%-ын сезгә кайтара, ди. Сезнең тәкъдим буенча 10 кеше әлеге компаниягә килсә һәм һәрберсе 1000 сумнан ни дә булса сатып алса, Сезгә - 100 сум * 10 кеше = 1000 сум кире кайтачак. Ягъни Сез инде яраткан компаниягездән барып бушлай товар алып кайта аласыз.
Шунысы кызык, компания өчен бу ташламалар һәм бонуслар өләшү финанс ягыннан бер зыян да китерми. Киресенчә, клиентларына лояль булган саен, аның клиентлары саны арта бара, финанс күрсәткечләре яхшыра.
UDS App кушымтасын файдаланып акчагызны экономияләү (!) өчен:
1. Play Market (Android өчен) яисә AppStore (iPhone өчен) кибетләренә кереп, әлеге исемдәге кушымтаны телефоныгызга йөкләп алыгыз.
2. Авторизация үтеп керегез (телефонга урнаштырылган ВК яисә Facebook аркылы да теркәлеп кереп була).
3. UDS булган теләсә кайсы компаниягә товар алырга кергәч, миндә ташлама бар, дип, UDS"ны ачып промокодны күрсәтегез һәм ташлама алыгыз.
4. Газета-журналлардан, дусларыгыздан мөмкин кадәр күбрәк компаниянең QR-кодларын җыегыз һәм компанияләрнең "приветственные балы"га ия булыгыз.
5. QR-кодны дусларыгызга һәм танышларыгызга өләшегез һәм аларны тәкъдим иткән өчен баллар җыегыз.
6. Үзегез ошаткан компанияләр үткәргән акцияләр, аларның яңалыклары белән хәбәрдар булып торыгыз һәм тагын да экономияләгез.
Барыгызга да уңышлы сатып алулар теләп калабыз!
Татарстан (Казан, Яр Чаллы һ.б.) компанияләренең QR-кодлары рәсми төркемдә урнаштырыла бара: https://vk.com/uds_kazan.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
UDS - презентация | 8.91 MB |
- Караулар саны: 1565
- Бастыру