Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Агымдагы елның 21 февралендә (Халыкара туган тел көнендә) Җаваплылыгы чикләнгән “Белем.ру” җәмгыяте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Арча муниципаль районының Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән "Белем.ру" порталында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесен игълан иткән иде.
Бәйгегә Татарстан Республикасының 33 район һәм шәһәреннән, Башкортстан Республикасы белән Ульяновск өлкәләреннән барлыгы 232 эш килеп иреште, презентацияләр һәм аларның авторлары турында мәгълүмат http://belem.ru/tuqay125 адресы буенча урнаштырылып килде.
Эшләрнең бихисап күп булуына карамастан, бәйгенең жюри әгъзалары 2 көн дәвамында барлык презентацияләр белән дә игътибар белән танышып чыктылар, аларга үзләренең бәяләрен бирделәр һәм нәтиҗәләр чыгардылар. Шул рәвешле, финалга 23 презентация сайлап алынды. Бәйгенең финал өлеше (урыннар инде билгеләнгән) һәм бүләкләү тантанасы республика семинары кысаларында үткәрелә, анда барлык 23 финалистның да семинарда катнашучылар алдында презентация тәкъдир итү чыгышлары тыңланачак.
Тантаналы чарага финалистлардан тыш үзләренең күп кенә укучыларын Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына җәлеп иткән укытучылар, Башкортстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәләреннән катнашкан укытучылар да чакырулы.
Бәйгенең семинар өлеше һәм бүләкләү тантанасы 2011 нче елның 23 нче апрелендә Арча муниципаль районы “Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе” муниципаль белем учреждениесендә (адресы: Татарстан Республикасы Арча районы, Кушлавыч авылы, Тукай урамы, 1 нче йорт) уздырыла.
Укучыларга һәм укытучыларга командировка чыгымнары җирле бюджет исәбеннән түләнә. Озата баручыга укучыларның сәламәтлеге өчен җаваплылык йөкләнә.
Катнашучыларны теркәү 10.30 сәг. башлана. Чара үткәрелү урынына әлеге вакытка катнашучылар турыдан-туры үзләре дә килә алалар. Шулай ук, Казаннан Кушлавыч авылына (чара тәмамланганнан соң Кушлавычтан Казанга) катнашучыларны алып бару өчен автобус билгеләнгән. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының икенче бинасы (Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 3 нче йорт - http://maps.yandex.ru/?ol=biz&oid=1114410216&where) каршыннан 9.00 сәгатьтә юлга кузгалачак. Автобус белән барырга исәпләгән очракта, белешмә өчен телефон буенча смс рәвешендә (үзегезнең кем икәнегезне белдереп) яисә чылтыратып бу турыда алдан хәбәр итәргә кирәк.
Белешмә өчен телефон: 89600456353.
p.s. Мәгариф һәм фән министрлыгы аша катнашучыларны чакыру иртәгә - 21 апрель көнне район мәгариф бүлекләренә барып ирешер дип көтелә. Шулай ук, семинарда катнашачак һәр кулланучы белән дә оештыруга кагылышлы сораулар белән электрон почта аша элемтәгә керү планлаштырылган.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Бәйгенең семинар өлеше һәм бүләкләү тантанасында катнашучылар исемлеге | 41.5 KB |
Семинар программасы | 53 KB |
Фикерләр
Кунак
26 Апрель, 2011 - 21:48
Permalink
Миңа сертификат кирәкми
Безгә РООда бик соң әйттеләр бәйге турында. Соңгы көнне генә булыр-булмас ясап җибәрдем. Алданрак Белем.ру барын белсәм, яхшы итеп ясаган булыр идем. Сертификат өмет итмим, минем исемем исемлектә бар ич инде. Катнашуым турында Белем.рудагы исемлеккә сылтама җитә дигән фикердә торам. Булып чыкмаган эш өчен кәгазь даулап утыруны гадел эш дип санамыйм.
Мондый бәйгеләр оештыруыгыз өчен рәхмәт, Белем.рулыларга! Киләчәктә ешрак кереп йөрисе булыр, РООга ышанып көтеп ятканчы монда керәсең дә карыйсың гына икән. Әле үз ресурсларымны да юллармын әле, бирган булса.
Кунак
26 Апрель, 2011 - 21:38
Permalink
Менә монсы калган икән
Менә монсы калган икән әле:
"Җиңүчеләргә һәм лауреатларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыятенең уртак дипломнары/грамоталары тапшырылачак. КАТНАШКАН КУЛЛАНУЧЫЛАРГА электрон почта аркылы Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыятенең электрон сертификатлары җибәреләчәк (аларны аннары төсле принтер аша чыгара алырсыз)".
Кунак
26 Апрель, 2011 - 21:37
Permalink
Дәрәҗәгезне үз-үзегез төшермәгез!
Катнашучылар санына караганыгыз бармы? Ике йөзгә якын сертификатны тутыру җиңел дисезме? Тутыру гына түгел, һәрберсен дөрес адресларга тарату да шактый вакыт ала ул. Сез бу турыда уйламадыгызмы? Ә тырышлык, димәк, соңгы урында?
Сертификатны да яулау өчен, тырышырга кирәк. Югыйсә, әйдәгез җыелышып презентация бәйгесен оештырыйк та 1 балл да җыймаганнарына сертификат бирик. Алга таба да андый катнашучылар камилләшү турында уйлар дип ышанасызмы? Дәүләт болай да укытучылар дәрәҗәсен төшерергә тырыша, шуның өстенә сез дә үз-үзегезне төшерәсез.
Бу бәйгедә 27 кеше сертификатка лаек булган икән. Башка россиякүләм бәйгеләрдә моны да эшләмиләр, урын яулаганнарны гына бүләклиләр.
Кунак
26 Апрель, 2011 - 21:05
Permalink
"Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!.."
"Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!.." Һәрбер кешенең бу дөньяга үз карашы инде. Кем укучысы турында, кем үзе турында уйлана... Дөреслек "тук" була алмамы инде?! Кеше күңеле - пыяла, ялгыш тисәң - уала! Бу фикерне белдергән кешегә катырак бәрелгәнсез!
Кунак
26 Апрель, 2011 - 20:54
Permalink
Әкият сөйләмәгез инде, укучылар кәгазьгә сөенә дип.
"Кечкенә кәгазь кисәге (мактау кәгазе) өчен дә алар бик каты сөенәләр бит". Сездә генә нинди үрнәк балалардыр инде ул! Бездә иң беренче "бүләккә нәрсә?",- диләр, аннары: "фи, кәгазь генә мени?",- диләр. Яшереп маташмыйк инде, конкурска җибәрелгән эшләрнең 70-80% ын укытучы эшләп укучысы исеменнән җибәрә. Балалар сөенә дигән булып аны. Тагын искәртәм, бөтенесен дә бер калыпка салмыйм, әмма гомуми фонны шундыйлар бирә.Ә иң дөресе, без балалар исеменнән язып үзебезгә "очко" җыябыз, шулай бит. Ягъни безне фәлән-фәлән укучының эше 1 урын яулады кызыксындырмый, ә фәлән-фәлән укучының җитәкчесе Фәлән-Фәлән дип әйтүләре кызыксындыра. Әйдәгез, ач дөреслеккә туры карарга өйрәник әле,дуслар!
Кунак
26 Апрель, 2011 - 21:39
Permalink
Сездә кәгазьгә сөенә белмиләр
Сездә кәгазьгә сөенә белмиләр дисез,әллә укучыларыгыз бер генә Россия күләмендәге олимпиадаларда катнашмый? Аннан да бит бүләк килми, ә кәгазь генә. Шушы кәгазь кисәгенә сөенмәсәләр, алар бу олимпиадаларда катнашып торырлар иде микән? Билгеле инде монда үзләренең көчләрен дә сыныйлар. Презентацияләрнең күп өлешен укытучылар ясый дип миңа калса ялгышасыз.Урта яшьләрдәге укытучыларның әле күбесе презентация ясауның ни икәнен дә белми,ә укучылар бик күп төрле программаларда нәтиҗәле эшлиләр.
Кунак
26 Апрель, 2011 - 19:28
Permalink
Сезнең фикер белән мин дә
Сезнең фикер белән мин дә килешәм. Чыннан да үз эшеңнең нәтиҗәсен күргәндә генә тагы да дәртләнебрәк эшлисе килә. Ә балалар мисалында бу бигрәк тә. Кечкенә кәгазь кисәге (мактау кәгазе) өчен дә алар бик каты сөенәләр бит. Без, укытучылар, үзебез дә шул балалардан артык түгел инде, әз генә мактасалар, эшне күрсәләр тагы да дәртләнебрәк эшли башлыйбыз. Ярый инде бирмәгәч. сертификатны елап алып булмый.
Кунак
26 Апрель, 2011 - 16:35
Permalink
"Бик-бик гади
"Бик-бик гади презентацияләрне кабул итмибез, финалга узмаганнарга барысына да узган елгы бәйгене (Бөек Җиңүнең 65 еллыгы) оештыргандагы кебек үк Белем.руның Электрон сертификатын тапшырабыз (Алла боерса!)."
Монда язылган ФИНАЛГА УЗМАГАННАРНЫҢ БАРСЫНА ДА" дигәнне ничек аңларга соң алайса?
Кунак
26 Апрель, 2011 - 18:57
Permalink
Җәяләр эчендә куелганына игътибар итегез!!!
Кем ничек тели, шулай аңлый инде! Шул хәтле күп презентацияләрнең барысына да россиякүләм(!) сертификат бирелүе шикләндергән иде инде! Хәерлегә булсын! Кәгазь кортларына әйләнеп беттек инде. Фикерләрдә дә бу чагылыш тапкан.Тупасрак итеп әйткәндә: "Эт күңеле бер сөяк",- ди бит татар халык мәкале дә. Катнашкан балаларга гына: "Бездә шулай инде ул",- диясе кала! Иң мөһиме барыбызга да исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы насыйп булсын! Бәйгедә җиңүчеләрне чын күңелемнән тәбрик итәм. Оештыручыларга да шул хәтле эшне карап, бәя биргәннәре өчен зур рәхмәт! Ә сертификатсыз калган балаларга: "Яңадан тырышыбрак эшләрсез",- диярбез!
Кунак
25 Апрель, 2011 - 22:46
Permalink
Алайса фотошоп сезгә ярдәмгә!!!
Андыйга калса сезнең кайчан сертификат алганыгызны кем , кая терки соң, аны бит РОО да хәтта белмиләр дә? Фотошопта ясагыз да тутырыгыз. Берникадәр вакыт үткәч тартып-тартып чыгарасыз, күзләре маңгайларына менәр, вәт укытучы бу дип. Яки сертификатларны урыс әйтмешли , "задним числом" ясарга була. 5 ел көчендә ич алар.Үзегездән булмаса, элек Казаннан чыккан да "круговой" да бар иде ясаучылар. Их, дусларым, кемдер дипломны да сатып кына ала ич. Аның җыен уку- укытулары да шул укытучыдан акча талар өчен генә чыккан. Компьютердан тест бирүнең дә бит хәзер беренче омтылышы гына бушка . Калганнарына 300 сум, әллә бер бирүдә генә бирдертерләр дип уйлыйсызмы, "көйләнә" ич ул. Мин бер кешене беләм, юл йөрү кагыйдәләрен яттан белә. АС шофер ул. Ә правага(таныклык) экзаменны 11тапкыр биргән! Үзе сөйләде!Киттем, киттем. КИТКӘН/БУЛАТ (ике төрле аңласагыз да була)
Раил Гатауллин
25 Апрель, 2011 - 22:35
Permalink
Бәйгенең нәтиҗәләре
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Бәйгенең нәтиҗәләре белән сез http://belem.ru/tuqai125-rezult адресы буенча таныша аласыз.
Иң беренче исемлектә без сезне барлык килгән эшләр белән таныштырып бардык. Иң мөһим критерий - эшнең ачыламы/уйналамы икәнен карау иде. Бу әле аның бәйгегә кабул ителгәнме, жюри аны кабул иткәнме/итмәгәнме икәнен аңлатмый. Әлеге исемлек эшләрнең безгә килеп җитүен дәлилләүче факт булып торды.
Дүрт белгечтән торган Жюри гаризалар кабул итү тәмамланганнан соң гына эшләр белән танышты. Һәр жюри әгъзасы 0 дән алып 3 баллга кадәр билге куйды:
0 - эшне кабул итмәскә тәкъдим итәм;
1 - эшне кабул итәргә һәм "Белем.ру" сертификаты белән бүләкләргә тәкъдим итәм;
2 - эшне призер буларак тәкъдим итәм;
3 - эшне гран-прига тәкъдим итәм.
Әлеге балларның суммасы эшләрне билгеле бер тәртипкә салды, жюри әгъзалары финалга үткән эшләр белән яңабаштан танышып, презентацияләрне стандарт бәяләү критерийлары буенча карап, аларны урыннар буенча урнаштырды, гран-прины билгеләде.
Жюри әгъзасының берсе генә булса да 1 балл куйган очракта, алар "Белем.ру" сертификатына тәкъдим ителде (сертификатларның реаль булуын дәлилләү максатыннан, анда http://belem.ru/tuqai125-rezult адресына сылтама күрсәтеләчәк). Призерлардан кала андый эшләр саны - 27.
Тагын бер кат җиңүчеләрне һәм лауреатларны бәйгедә актив катнашулары белән тәбрикләп үтәм. Катнашкан барлык укытучыларга, укучыларга, студентларга иҗат уңышлары теләп калам!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
25 Апрель, 2011 - 22:28
Permalink
Ә бит укытучыга бәяне
Ә бит укытучыга бәяне кәгазьгә карап бирәләр, синең белем дәрәҗәңә дә, милләтпәрвәр булуыңа да, балалар өчен җан тиреңне түгеп укытуыңа карамыйлар бит. Кәгазең бар икән - син эшлисең, юк икән - син инде эшләмисең, "укытасың гына" Шулай булгач, сертификат сорауның ни гаебе бар?
Кунак
25 Апрель, 2011 - 22:26
Permalink
Ә ни бирә соң ул сертификат?
Ә ни бирә соң ул сертификат? 18 ел мәктәптә эшлим, бер сертификатым да юк, мактанып әйтмим, ләкин минем никадәр хезмәт куйганны сайтка кереп бер карау җитә, күп кенә сертификатлы кешеләр бу эшнең чиреген дә эшли алмый!!! Соңгы тапкыр Булат. (Гафу итегез, вакытым юк, бәреп әйткән кешеләрне мин бик хөрмәт итәм)Сүз уңаеннан, мондагы CAPTCHA мине үтерә! Ун тапкыр язам, валлаһи!
Кунак
25 Апрель, 2011 - 21:37
Permalink
Сезнең дә бәреп әйткәнгә
Сезнең дә бәреп әйткәнгә ачуыгыз килмәсен, Булат әфәнде, ләкин мин мәсәлән, үземнең әзер эшемне нәкъ менә сертификаттан артыкка өмет итмичә генә җибәрдем. Мин аны дәрестә файдалану өчен эшләгән идем күптән. Шундый конкурс оештырылып, сертификатлар биреләсе булган өчен (ә ник әле мин мөмкинлектән файдаланмаска тиеш) җибәрдем.Мин Тукайны бик яратам, ләкин фанат түгел, бүгенге заман кешесе мин.
Конкурсны оештыручыларга зур рәхмәт, киләчәктә дә шундый конкурслар оештырылса яхшы булыр иде. Кемнәргәдер үз көчләрен сынап, призлы урыннар алу өчен реаль мөмкинлек тудыру-изге эш.
Кунак
25 Апрель, 2011 - 20:23
Permalink
Сертификат бик кирәк булса
Сертификат бик кирәк булса, сезгә монда: http://www.meshabash.ru/2010-03-17-21-12-21/413-jts-sz-chyga-trts-kz-chy...
Шул ук Булат.
Кунак
25 Апрель, 2011 - 19:55
Permalink
Мин дә сезнең белән килешәм.
Мин дә сезнең белән килешәм. Тукай туган җирен, музеен күрү үзе зур бәхет.
Шулай да хәзер бер нәрсә эшләп булмый, бөтен укытучы кәгазь җыюда. Хөкүмәтебез үзе шуны таләп итә. Мин үзем төрле грантлар, хәтта медаль алган кеше. Чынлап әйтәм, миңа акчасы да, бүләге дә кирәкми. Ә кәгазе кирәк.
Шулай да сорап алу начар әйбер.
Кунак
25 Апрель, 2011 - 19:20
Permalink
Фикер
Хөрмәтле Булат әфәнде! Сезнең әйткән сүзләрегез бик хаклы. Ләкин монда бик зур Ләкин бар бит. Положениеда язылганны үтәмәгәч, кайда инде хаклык турында сөйләшү....
Кунак
25 Апрель, 2011 - 19:02
Permalink
Менә халык чын йөзен шушында ачып салган инде.
Бәреп әйткәнгә ачуыгыз килмәсен хөрмәтле коллегалар, сезгә Тукай рухы да, татар теленә ихтирам да бу бәйгедә катнашуга этәргеч булмаган икән, ә бары тик гади кәгазь кисәге. Кеше күрә күрмәсен инде мондагы язмаларны, миңа оят. Укытучы кәгазьдән өстен булырга тиеш бит югыйсә, сез бит сабый бала түгел, конфетка кызыгып конкурста катнашырга , аннары "Белем" белән Кушлавыч мәктәбеннән сыер өмет итеп җибәрдегезме әллә эшләрегезне? Алар бары тик милләтпәрвар кешеләр генә. Аларның зур призлы конурслар уздырырга калын кесәләре юк. Бары тик милли горурлыклары гына бар! Ә ул бар нәрсәдән өстен. Егылдым да, киттем мондагы фикерләрне укыгач.Кая тәгәрибез соң без??? Ә бу зур чараны уздыруда зур көч куйган Илфар, Раил һәм башкаларга ЗУР РӘХМӘТ!!! Минем Илфарларда булганым бар, гомерендә Кушлавычка бер барып, Тукай туган йортны үз күзе белән күрмәгән татар, чын татар була алмый. Кәгазь кирәк булса, языгыз, нинди фасондагысы, нинди төстәгесе, нинди пичәттәгесе кирәк булса эшләп җибәрермен.Куанычыгыз шул гына булса! Бөтен кешене бер калыпка салмыйм, һәркем үзе аңлар дип ышанып калам. Сәлам белән Булат/ Мишәбаш.
Кунак
26 Апрель, 2011 - 00:14
Permalink
Кеше колдермэгез!
Афэрин,Булат!Бик дорес сойлисез!!!Укытучы халкы кузгэ куренеп узгэрэ. Безнен авторитет юк, акча аз дигэн булабыз тагын.Жэмагать, барысы да узебездэн тора.Кеше колдермэгез инде. Бер сорауны 100 тапкыр бирэсез, ник кузне ныграк ачып жавапларны укымаска.Татарча язылган, аерым список бирелгэн-кемнэр бар, шулар сертификат ала, кемнэр юк-юк димэк. Кемгэ нэрсэ анлашылмый монда, э мохтэрэм могэлимнэр???!!!
Туй упкэсез булмый ди...шулай булгач бар кешегэ дэ сертификат булмый. Менэ мина да элэкмэде.Димэк гаеп уземдэ, эшлэп бетермэгэмендер. Информацион технологиялэрне ойрэнэсе дэ, ойрэнэсе эле безгэ, хормэтле коллегаларым!
Кунак
25 Апрель, 2011 - 14:56
Permalink
сертификатлар
Сертификатлар барлык катнашучыларга бирелсә бик яхшы булыр иде. Укытучы тырышкан, төннәр буе утырып иҗат иткән, эзләнгән.Электрон сертификатлар җибәрү бик авыр түгел бит инде.Росся күләмендәге конкурсларда катнашучылар бик күп булсалар да аларга электрон сертификатлар җибәрелә бит.
Кунак
22 Апрель, 2011 - 15:37
Permalink
Сертификат
Борчуым өчен гафу үтенәм. Ни өчен сертификатлар барлык катнашучыларга да бирелми? Башка бәйгеләрдә ул барлык катнашучыларга да бирелә бит. Һәр кеше үзенчә тырышкан. Сертификатлар булса, бик әйбәт булыр иде.
Кунак
22 Апрель, 2011 - 14:32
Permalink
Сертификат
Мин дөрес аңладыммы соң, сертификатлар исемлеккә кергәннәрнең барсына да бирелмимени. тагын аерым исемлек төзеләчәкмени? Положениеда барлык катнашучыларга да диелгән иде бит!
Кунак
22 Апрель, 2011 - 12:11
Permalink
Мине дә шул сорау борчый.
Мине дә шул сорау борчый. Килә алмаучыларга бүләкләр җибәреләчәкме? Чыгыш ясамаучыларга грамотамы,мактау кәгаземе?
Раил Гатауллин
22 Апрель, 2011 - 13:11
Permalink
Бүләкләр турында
Бәйгенең иң зур бүләге - халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган авылында, Тукаевлар йортында һ.б. истәлекле урыннарда булу. Мондый зур бүләкне берничек тә башкача тапшыру юллары юк.
Башка истәлекле бүләкләрне, грамоталарны һәм рәхмәт хатларын почта аша юллау шулай ук чыгымлы, вакыт ала һәм уңайсыз. Нинди дә булса сәбәпләр белән тантанага килә алмаган катнашучыларны бу бүләкләр Казанда, "Белем.ру" офисында көтәчәк.
Шундый истәлекле бәйгедә катнашучыларны сез кызыксынган кәгазьләрдән бигрәк Тукай рухы көтә. Ә кәгазьдә ниләр язылуын, аның нинди төстә булуын тантанада белерсез дип ышандыра алабыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
22 Апрель, 2011 - 10:57
Permalink
1.исемлектеге чыгыш ясамаучы
1.исемлектеге чыгыш ясамаучы кешелерге нерсе биреле?
2.киле алмаган кешелерге булеклере ничек жибереле?
Раил Гатауллин
22 Апрель, 2011 - 10:37
Permalink
Игътибар!
Хөрмәтле катнашучылар!
Хәбәргә семинар программасын беркеттек.
Кушлавычта оештыручыларыбыз ягыннан тагын бер хәбәр, иганәчеләр ярдәме килеп өлгермәсә, төшке аш түләүле булуы мөмкин (35 сум чамасы).
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
22 Апрель, 2011 - 10:25
Permalink
1) Бу җөмлә барлык
1) Бу җөмлә барлык финалистлар да үзләренең презентацияләре/хезмәтләре белән таныштыру максатыннан кыскача чыгыш (3-4 минут) ясарга әзерләнеп килергә тиеш дигәнне аңлата. Презентацияләр инде компьютерда әзерләнеп куелган була.
2) Барлык финалистлар да чыгыш ясаса бик озак булмый. Һәр эш игътибарга лаек.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
foat
22 Апрель, 2011 - 09:56
Permalink
Презентация тәкъдир итү
"анда барлык 23 финалистның да семинарда катнашучылар алдында презентация тәкъдир итү чыгышлары тыңланачак"
1) Бу җөмлә барлык финалистлар да чыгыш ясарга әзерләнеп килергә тиеш дигәнне аңлатамы?
2) Барлык финалистлар да чыгыш ясаса бик озак булмасмы?
Раил Гатауллин
22 Апрель, 2011 - 08:38
Permalink
Беркетелгән исемлектә хаталар бармы?
Хөрмәтле катнашучылар!
Беркетелгән исемлектә хаталар бармы? Грамоталарга ФИО һ.б. мәгълүмат сез хәбәр иткәнчә язылачак бит! Мәсәлән кайберәүләрнең исем отчестволарының инициалларын гына яза алабыз, күпме соратып та тулысынча хәбәр итмәүчеләр булды.
Үзегез турында мәгълүматта хаталар тапсагыз, аша тиз арада коррекция кертү өчен тиешле мәгълүматны 15.00 сәг. кадәр хәбәр итегез!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
22 Апрель, 2011 - 07:10
Permalink
Финалистлар исемлеге әлеге
Финалистлар исемлеге әлеге исемлек эчендә. Финалистларның нинди эш белән финалга чыгулары күрсәтелгән дигәнсез, ә исемлектәге кешеләрнең эшләренең исемнәре күрсәтелмәгәннәргә нишләргә соң? Чыгыш ясаргамы,әллә аларны бүләкләргә генә чакыралармы?
Битләр