Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге «Минем тарихым – минем Татарстан» Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсы башлану турында игълан иткән иде.
Конкурс ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә. Аның максаты - Татарстан Республикасы һәм татар халкы тарихы турында тарихи хәтерне саклау, туган як тарихын өйрәнүнең мөһимлеген аңлату, үсеп килүче буынның танып-белү һәм уку-тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыру, шәхси гаилә архивларыннан мәгълүмат җыю, халык арасында тарихи белемнең әһәмиятен популярлаштыру.
Конкурста Россия Федерациясенең 12 яшьтән өлкәнрәк барлык гражданнары катнаша ала. Шәхси һәм коллектив (өч кешедән артык түгел) эшләр кабул ителә.
Сайлап алу түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
• «Туган як» – эссе, очерклар, туган якны өйрәнү;
• «Туган җир» - туган якның мәдәнияте, табигате, тарихы, гореф-гадәтләре турында фотоматериаллар, видеосюжетлар;
• «Искиткеч кешеләр» – Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш керткән татарстанлылар турында интервью һәм репортажлар, хезмәт геройлары, сугыш, тыл ветераннары, меценатлар һәм шәхесләр турында портрет зарисовка-очерклар;
• «Минем гаилә» - гаилә традицияләре, эшче һәм фәнни династияләр, күпбалалы гаиләләр, өлкән буын вәкилләре истәлекләре;
• «Көчле коллектив – безнең киләчәгебез» - 100 еллык һәм аннан да күбрәк тарихы булган хезмәт коллективларының казанышлары турында хикәяләр.
Катнашучы һәр номинациядә татар һәм рус телләрендә бер генә эш тәкъдим итә ала.
Материаллар 2020 елның 30 маена кадәр электрон почта аша кабул ителә: 100tatarstan@gmail.ru, «Минем тарихым – минем Татарстан» дигән билге белән. Документлар арасында конкурста катнашу өчен гариза, шәхси мәгълүматларны тикшерү өчен рөхсәт бирү гаризасы, конкурс материаллары комплекты булырга тиеш.
Конкурста җиңүчеләр өч яшь төркемендә билгеләнәчәк:
I төркем - 12-17 яшьлек катнашучылар;
II төркем - 18-21 яшьлек катнашучылар;
III төркем - 22 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар.
Катнашучыларның эшләре «Минем тарихым – минем Татарстан» электрон халык альманахы сайтында (http://100.tatarstan.ru) урнаштырылачак һәм шул ук исемдәге басмада урын алачак.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр (ноутбуклар, планшетлар, кәрәзле телефоннар) бирелә.
Тулырак мәгълүмат http://www.tatfolk.ru сайтында.
Фикерләр
Зилина Хуснуллина
15 гыйнвар, 2021 - 09:03
Permalink
" Туган җир"
<p>Мин бу " Туган җир" номинациясенэ үземнең эшемне җибәрәм</p>
Зилина Хуснуллина
14 гыйнвар, 2021 - 13:56
Permalink
" Туган җир"
<p>Мин Хуснуллина Зилина Мәгфур кызы II " Туган җир" номенациясенә үземнең туган ягымның табигатендә булган саф сулы чишмәләр турындагы эшемне " Минем тарихым- минем татарстан"Бөтенроссия иҗади эшләр бәйгесенә җибәрәм. Эшем сезгә дә ошар һәм лаеклы бүләккә ирешер дигән өметтә калам</p>