Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин чираттагы китабының исем туен үткәрде. “Татарлар Ватанга хезмәттә” дип аталган гомум баш астында Шамил Камил улы берничә китап чыгарды. Соңгысы ”Урыс тәхетендә татар аксөякләр нәселе” дип атала. Ул үз эченә XVI һәм XVII гасырның беренче өлешен ала.
Китап Ватан язмышы белән кызыксынган киң катлам укучыга тәгаенләнгән. Автор ил тарихының моңа кадәр кызыклы һәм аз өйрәнелгән – татар халкы вәкилләренең илнең югары хакимияте даирәсендә, атап әйткәндә, дәүләтнең сәяси үсеше юнәлешендә катнашуы хакында тикшерү үткәрә. Бик күп документаль материалларга таяну тарихи үткәнне, “ урыс тәхетендә татар аксөякләр нәселе” тоткан урыннарны күзалларга мөмкинлек бирә. Автор Апраксина, Нарышкина һәм Лопухина кебек билгеле шәхес-ханымнар язмышы аша зур тарихи чорның тәмамлануын һәм Бөек Петр ихтыяры белән яңа Русиянең башлануын эзмә-эзлекле тасвирлый.
Шунысы игътибарга лаек, китапның эчтәлеге аның исеменнән күпкә киңрәк. Мәсәлән, аерым бүлек Кузьма Мининга багышланган. Татар аксөякләренең ирекле рәвештә һәм даими урыс хезмәтенә күчүе аңлашыла. Алар “бердәм” һәм “уртак” дәүләткә хезмәт иткән. Куликов алышында Мамайның татар сугышчылары арасында урыс кенәзлегеннән көрәшчеләр, ә Дмитрий Донской ягында татарлар булган.
Бу китап басылып чыгу уңаеннан Санкт-Петербургның А.С.Грибоедов исемендәге китапханәсе каршындагы милли әдәбиятләр бүлегендә аның “исем туе” үтте. Мәдәни чарада “Санкт-Петербург Милләтләр йорты” дәүләт учреждениесе вәкилләре, китапханә җитәкчелеге, шәһәрнең Татар милли-мәдәни оешмалары әгъзалары, вакытлы матбугат хәбәрчеләре катнашты.
Очрашу барышында Шамил Әхмәтшин китап эчтәлеге хакында сөйләде, сорауларга җавап бирде. “Исем туе”на килүче һәркем бүләккә авторграф куелган әлеге китапны алды.
Чыганак: “Татар-информ”