Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Гыйнвар ахырында узган матбугат конференциясендә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Любовь Глебова чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт аттестациясен узу тәртибе турында сөйләде. Шулай ук сүз югары һәм урта һөнәри белеи бирү оешмаларына керү үзенчәлекләре турында да барды.
Бүгенге көндә 2009 елда Бердәм дәүләт имтиханын уздыруны тәгаенләүче норматив документлар булдырылган. Алар арасында:
• 2009 елда дәүләт (йомгаклау) аттестациясен уздыру формалары һәм тәртибе турында нигезләмә (1нче файл).
• 2009 елда югары һөнәри белем бирүнең дәүләт һәм муниципаль оешмаларына гражданнары кабул итү тәртибе (2нче файл).
• 2009 елга кабул итү имтиханнары исемлеге (3нче файл).
• 2009 елда БДИны үздыру көннәре (4нче файл).
• 2009 елда кайбер популяр белгечлекләргә өстәмә сынаулар билгеләргә хокуклы 24 югары уку йорты исемлеге (5нче файл).
• Урта һөнәри белем бирү оешмаларының кайбер белгечлекләренә өстәмә иҗади һәм һөнәри сынаулар билгеләнергә мөмкин. Әлеге белгечләрнең 2009 елгы исемлеге (6нчы файл).
• Урта һөнәри белем бирү оешмалары бегечлекләренә кабул итү имтиханнары исемлеге (7нче файл).
• 2009 елда өстәмә сынаулар үткәрү ихтималы булган иҗади һәм һөнәри юнәлешле белгечлекләр исемлеге (8нче файл).
• 2008-2009 уку елына мәктәп олимпиадалары исемлеге (9нчы файл).
Югары уку йорты һәр белгечлек буенча тәкъдим ителгән 4 предметның 3сен калдырырга хокуклы. Шул ук вакытта нинди белгечлек булуга карамастан, рус теле һәм профильле имтихан мәҗбүри санала. Абитуриентлар өчен башка төр сынаулар үткәрү тыелган. Мондый хокукка алда өйтелгән 24 югары уку йорты гына ия. Билгеле булганча, әлеге исемлектә Татарстан уку йортлары юк.
Югары уку йортларына имтиханнарсыз да керү мөмкинлеге бар. Мәктәп олимпиадаларының Россиякүләм этабы йомгаклау туры җиңүчеләре һәм призерлары, гомуми фәннәрдән халыкара олимпиадаларда катнашкан Россия җыелма командасы әгъзалары, Олимпия, Параолимпия һәм Сурдоолимпия уеннары чемпионнары, югары уку йортлары тарафыннан махсус мәктәп укучылары өчен үткәрелгән олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары (алар барыгы 120 олимпиада) югары уку йортына сынаусыз алынырга тиеш.