Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру белән бәйле яңалыклар күп. Аларның күбесе сезгә таныш. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова янә 2009 елда узачак дәүләт (йомгаклау) аттестациясе турында сөйләде. Агымдагы елда БДИ 13 дисциплинадан уза: рус теле, математика, әдәбият, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, инглиз, немец, француз телләре, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр. Ләкин башка еллардан аермалы буларак, быел БДИ формасында тапшырылачак имтиханнар санына лимит юк. Министр урынбасары сүзләренә караганда, бер чыгарылыш сыйныф укучысы 8 фәннән БДИ тапшырыга теләк белдергән. Моның өчен бернинди дә киртәләр юк.
Рус теле һәм математикадан БДИ барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә мәҗбүри санала. Башка фәннәрдән сынауны укучы үз теләге белән генә бирә. 1 февральгә кадәр барлык югары уку йортлары да абитуриентларны кабул итү тәртибен, теге яки бу белгечлеккә ташырылачак БДИ төрләрен тәгаенләде. Димәк, калган 3 БДИны кайсы дисциплиналардан бирергә кирәген укучылар белә ала.
Людмила Ногманова хәбәр итүенчә, БДИ нәтиҗәләре арасында бер “икеле” бар икән, өстәмә вакыт аралыгында аны киредән биреп, төзәтү мөмкинлеге биреләчәк. Ике мәҗбүри фәннән дә “икеле” билгесен алган очракта, укучыга гомуми урта белем бирү оешмасын тәмамлау турында гариза бирелә. Бу очракта БДИны ул бер елдан соң гына яңадан тапшыра алачак. Аттестат белән бергә чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИ тапшыру турында таныклык та бирелә. Анда узган сынаулар һәм җыйган баллар теркәләчәк. Быел баллар 5 баллы шкалага күчерелми. Димәк, алар аттестаттагы билгеләргә йогынты ясамаячак. БДИ нәтиҗәләре 2010 елның 31нче декаберенә кадәр көчен югалтмый.
Быел БДИ өч дулкында узачак. БДИны вакытыннан алда армия сафларына чакырылган егетләр, Россия масштабында үткәрелгән һәм халыкара конкурсларда катнашу өчен китүчеләр, торырга яисә укырга чит илгә китәргә планлаштырган укучылар һ.б. тапшырачак, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайты.
26нчы майдан 19нчы июньгә кадәр БДИны соңгы ике ел өчен (10-11нче сыйныф) аттестатларында барлык фәннәрдән дә “икеле”дән югарырак билгеләре булган укучылар бирә. 7-17нче июль – теге яки бу сәбәпләр аркасында БДИ тапшыра алмаучылар, гомуми урта белемне чит ил уку йортларында алучылар һәм бер фәннән “икеле” алучыларга билгеләрен төзәтү өчен.