Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казахстан Республикасының Төркестан шәһәрендә урнашкан Ә. Ясәви исемендәге Халыкара казах-төрек университеты Татарстан Республикасы абитуеринтлары өчен 2009-2010 уку елына 16 белгечлектән 10 максатчан урын билгеләгән. Бу турыда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Казах-төрек университеты тәкъдим иткән белгечлекләр арасында түбәндәгеләр бар:
• математика,
• информатика,
• чит телләр (төрек һәм инглиз телләре),
• чит телләр (инглиз һәм кытай телләре),
• инглиз филологиясе,
• икътисад,
• менеджмент,
• исәпләү техникасы һәм программалы тәэмин ителеш,
• туризм,
• дәвалау эше,
• шәрыкъ медицинасы,
• тюркология,
• автоматлаштыру һәм идарә,
• финанслар һәм аудит,
• графика һәм дизайн,
• халыкара мөнәсәбәтләр.
Төрки телле илләр һәм төрки берләшмәлар юллаган абитуриентлар университетка “Төрки телле илләр һәм төрки берләшмә студентларын кабул итү турындагы регламент” нигезендә укырга алыначак. Әлеге документ университетының иң югары органы Сенат тарафыннан расланган.
Сайлап алынган укучылар уку елы дәвамында казах, төрек һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнәчәк. Әлеге курс имтихан бирү белән тәмамлана. Аны уңышлы тапшырганнар университетның теге яки бу белгечлегенә укырга алыначак. Әзерлек курслары дәвамынңа абитуриентларга стипендия түләнелә. Шулай ук юл чыгымнарын каплау да каралган. Уку алдынгыларына һәм университет уздырган чараларда актив катнашкан студентларга уку дәвамында дәүләт стипендиясе түләнәчәк.
Казахстан уку йортында укырга теләгең бар икән, Казан, Кремль урамы, 9нчы йорт адресы буенча, 7нче кабинетка, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек бүлегенә килеп гариза язарга кирәк. Тел.:292-27-74, электрон адрес: nacotdel@mail.ru.
Тулырак мәгълүмат: Казахстан Республикасы, Төркестан шәһәре, Халыкара казах-төрек университеты, тел.: 8 (725 33) 636-36 (316) А.Байниязов.