Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев рәислегендәге Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе 13 мартта Чаллыда күчмә утырышын уздыра.
Муниципаль берәмлекләрдәге Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрнең җаваплы секретарьлары һәм хокук бозуларны булдырмау системасы органнары, оешмалары вәкилләре катнашында узачак бу чарада узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалып, перспективалар барланачак.
Җинаять җаваплылыгына тартылган яки җәза үтәү оешмаларыннан азат ителгән үсмерләрнең социаль адаптациясе бүген иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау буенча җаваплы структураларның эшчәнлеген кооординацияләү мәсьәләсе дә көн кадагында тора. Алар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен “Балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны булдырмау оешмалары һәм органнарының хезмәттәшлек тәртибе турында” килешү төзелгән иде. Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, документның проекты Чаллыдагы утырышта каралып, бу өлкәдә эшләүче оешмалар тәкъдимнәрен исәпкә алып расланырга тиеш.
Мәктәп укучылары арасында җинаятьчелекнең артуын күздә тотып, быел республика мәгариф оешмаларында мәктәп инспекторлары һәм педагоглар коллективлары эшчәнлеге аерым игътибарга алыначак. Чаллыдагы профилактика отрядларының уңай тәҗрибәсе республиканың балигъ булмаганнар белән эшләүче барлык оешмаларына таратылачак.
Агымдагы елның гыйнварында Татарстанда “Иҗтимагый тәрбиячеләр турында”гы канун кабул ителгән иде. Документ социаль хәле авыр булган үсмерләргә ярдәм күрсәтүче иҗтимагый тәрбиячеләр институтын төзүне күздә тота. Республика комиссиясе эшләгән нигезләмә буенча, шундый һәр иҗтимагый тәрбиячегә махсус таныклыклар тапшырылачак, дип хәбәр итә “Татар-информ”.