Татар мәгарифе порталы
Сез монда
8-10нче апрель көннәрендә “Казан ярминкәсе”ндә “Мәгариф. Карьера” традицион күргәзмәсе эшләячәк. Югары сыйныф укучыларына һөнәр сайлауга юнәлеш бирүче бу күргәзмә быел 9 нчы тапкыр үткәрелә. Чараны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, Казан шәһәре мэриясе оештыра.
“Казан ярминкәсе”ннән хәбәр итүләренчә, күргәзмәнең үзенчәлеге Татарстан мәгариф системасының инновация мөмкинлекләрен тәкъдим итүдән гыйбарәт. Бүген заман икътисадның барлык тармаклары өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләүне таләп итә. Шул җәһәттән күргәзмә эш бирүчеләрдә дә, һөнәр сайлау алдында торган мәктәп укучыларында, аларның ата-аналарында, педагогларда да зур кызыксыну уята. Ел саен ул 40 меңнән артык кешене үзенә җыя. “Мәгариф. Карьера” югары сыйныф укучылары һәм ата-аналарга вузлар, аларга укырга кабул итүтәртибе турында тулы мәгълүмат бирү белән беррәттән, уку йортларына абитуриентлар сайларга булыша. Ел саен биредә белем бирүнең кластер моделенә игътибар юнәлтелә, һөнәри әзерлекнең өзлексез һәм күп баскычлы циклы тәкъдим ителә.
2008 елгы күргәзмәдә Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ульяновски, Уфа һ.б. шәһәрләрдән 118 уку йорты, предприятие катнашкан иде. Бирегә килүчеләргә вузлар, техникумнар, һөнәр училищелары, кадрлар агентлыклары, мәшгульлек үзәкләре мәгариф, эш белән тәэмин итү өлкәләрендә үз хезмәтләрен, индивидуаль программаларын тәкъдим итте. 3 көн эшләү дәверендә анда катнашкан уку йортлары, предприятиеләрнең 90 проценттан артыгы үз максатларына ирешкән иде. Шуңа күрә аларның күпчелеге быелгы күргәзмәдә кабат катнашырга теләк белдергән.
Быел күргәзмәдә “ачык ишекләр” көннәренә төп игътибар биреләчәк. Махсус экспозицияләрдә югары һәм урта уку йортлары, һөнәр училищелары, мәктәп, гимназияләр, мәктәпкәчә оешмалар, эстетик тәрбия бирү үзәкләре, музыка мәктәпләре, спорт секцияләре, икенче югары белем алу, чит илләрдә белем алу мөмкинлекләре, квалификация күтәрү курслары, индивидуаль уку программалары, кадрлар агентлыклары, мәшгульлек үзәкләре хакында тулы мәгълүмат алырга мөмкин булачак. Бирегә килүчеләр игътибарына шулай ук тәрбия һәм белем бирүнең заманча ысуллары, мәктәпкәчә белем, тәрбия һәм белем оешмалары өчен җиһазлар, уку әсбаплары, канцелярия товарлары тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәнең эшлекле программасында мәгариф оешмаларын презентацияләүгә, фәнни-гамәли конференцияләргә, семинарларга зур урын бирелә.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru