Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Адәм баласының иң борчусыз, мәшәкатьсез чоры мәктәп елларына туры килә. Мәктәп кешегә төп белемне бирә, якын дуслар табырга ярдәм итә, тормышны аңларга өйрәтә. Ә иң әһәмиятлесе — мәктәп баланың иҗади һәм башка сәләтләрен ача. Мәктәп укучылары арасында иң талантлы яшьләрне барлау максатын күздә тоткан «Озын тәнәфес» фестивале быел икенче тапкыр үткәрелде. Күптән түгел «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында фестивальнең йомгаклау концерты узды.
«Фестивальнең башка чаралардан аерылып торуы, иң беренче чиратта, аның мәктәп укучылары арасында узуына бәйле. Башта фестивальне оештыра алырбызмы-юкмы дип бик борчылган идек. Ләкин борчылуларыбыз юкка булып чыкты, «Озын тәнәфес» фестивале югары дәрәҗәдә үтте. Чарада башкаланың барлык мәктәпләре дә катнашты, финалга исә шуларның 21е генә уза алды», - дип сөйләде Казан мэры Илсур Метшин.
Казан башлыгы мәктәпләрнең быел тагы да остарак әзерләнүен белдерде. «Фестивальдә чыгыш ясаучы балалар 2013 елда узачак Универсиаданың спорт чараларында яисә күңел ачу-мәдәни программасында, йә ачылыш тантанасында катнашсын иде. Моның өчен алар үз-үзләренә бикләнмичә, микрофон тотудан һәм сәхнәгә чыгудан курыкмыйча үсәргә тиеш», - диде Илсур Метшин. Алгарак китеп шуны әйтергә кирәк, фестивальдә беренче урынны «Универсиаданы каршылау» чыгышы белән 116нчы лицей яулады.
Концерт исә матур чыгышларга бай булды. Биредә башлангыч сыйныф укучылары такмаклар, 70 нче мәктәп укытучылары «Что сказать?» җыры белән беррәттән чегән биюе тәкъдим итте. КВН командасы чыгышы, акробатика, нәфис гимнастика, мода театры, брейк, хип-хоп, халык, эстрада, бал, модерн биюләре — барысы да оста башкарылды.
Кичәне алып баручы катнашучылар һәм тамашачылар белән дә аралашырга өлгерде. Җаваплардан күренгәнчә, мәктәп укучылары төпле фикерләү сәләтенә дә ия икән. «Нәрсә ул мәктәп?» дигән сорауга кемдер дуслар, кемдер өй, кемдер тормыш, кемдер язмыш дип җавап бирде. Ә фестивальнең жюри әгъзасы: «Бу хәл күптән булды» дип уфтанып алды. «Беренче мәхәббәт нәрсә ул?» дигән сорауга исә берсе мәктәпкә мәхәббәт, икенчесе химик реакция, тагын берсе биология укытучысы, ә кемдер егет кешенең мәктәп сумкасын күтәрешеп кайтуы, диде. «Укытучы кем ул?» соравына һәр кайсы диярлек икенче әни дип җавап кайтарды. Араларында изге кеше дип әйтүчесе дә булды.
Быелгы «Озын тәнәфес» фестивалендә беренче урынга Вахитов районының 116нчы лицее лаек булды. Икенче урынны Киров районының 70нче мәктәбе, өченче урынны Идел буе районының 19нчы гимназиясе яулады. Беренче урынга — 1 миллион сум, икенче урынга — 750 мең, өченче урынга — 500 мең сум тапшырылды. Мәскәү районының 94нче, Яңа Савин районының 9нчы, Совет районының 141нче һәм Авиатөзелеш районының 36нчы мәктәпләре махсус бүләкләргә ия булды. Алар 250 мең сум белән бүләкләнде. Аерым өстәмә бүләк Идел буе районының 52нче гимназиясенә һәм Авиатөзелеш районының 145нче лицеена бирелде. Аларның икесенә дә 150 мең сум акча тапшырылды.
Чыганак: www.intertat.ru