Татар мәгарифе порталы
6 Апрель, 2009 - 16:53
10нчы сыйныфларны рус әдәбияты һәм Россия тарихын телдән бирергә мәҗбүр итәчәкләр. “Мәгариф турындагы” Россия Федерациясе законына шундый төзәтмә кертергә тәкъдим итүче закон проекты Дәүләт Думасында укылган. Төзәтмәләр проекты авторы Ирина Яровая сүзләренә караганда, бүген бары рус теле һәм математика гына мәҗбүри санала. Калган фәннәрне укучылар үз теләкләре белән сайлыйлар. Шул ук вакытта Россия тарихы һәм рус әдәбияты укучыларда гражданлык позициясен һәм дөньяга карашын формалаштырырга булыша. Телдән тапшырылачак имтихан ярдәмендә мәктәп укучыларының үз мәдәниятын, тарихын ни дәрәҗәдә белүен ачыклап булачак.
Әлеге закон проекты нигезендә шулай ук мәгариф оешмаларының эшмәкәрлек эшчәнлеген күзәтү һәм туктату функцияләре дә берләштереләчәк. Мондый берләштерелгән хокук дәләт органнарында гына булырга тиеш, дип саный Ирина Яровая. Бүген уку йортларының эшмәкәрлек эшчәнлеген җирле үзидарә органнары да туктата ала. Ләкин аларда бу функцияне күзәтү хокукы юк. Димәк, алар уку йорты алып барган эшчәнлек белем бирү сыйфатына тискәре йогынты ясау-ясамавыннан хәбәр түгел.
Чыганак: window.edu.ru
Фикерләр
Сылу
6 Апрель, 2009 - 17:03
Permalink
Кычытмаган җирне кашу
Яңа имтихан, яңа проблемалар, яңа баш авыртуы...