Татар мәгарифе порталы
6 Апрель, 2009 - 17:14
Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә һәм районында шушы көннәрдә “Илһам чишмәләре” исемле төбәкара шигърият фестивале башланып китте.
Быел ул уникенче тапкыр оештырылды. Соңгы елларда матур традициягә әйләнгән бу бәйрәм елдан-ел күркәмләнә һәм тагын да колачлырак була бара. Анда быел да Уфадан һәм Башкортстанның күп төбәкләреннән 300гә якын каләм әһелләре барды.
Ел саен башкорт, татар чуаш һәм рус шагыйрьләре катнашучы “Илһам чишмәләре” шигърият фестиваленә Казаннан да вәкилләр килде. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге идарәсе рәисе Илфак Ибраһимов белән Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова катнаша бу матур бәйрәмдә. Татарстан кунаклары, зур гына төркем әдипләр белән бергә, Бәләбәй татар гимназиясендә кунакта да була һәм чыгыш ясый.
Шигърият бәйрәме, һәр елдагыча, Бәләбәй шәһәрендәге “Урал батыр” исемле милли мәдәниятләр үзәгендә башланды. “Илһам чишмәләре”н тантаналы төстә ачып җибәргәннән соң, бәйрәм кунаклары шәһәрдәге педагогия колледжындагы зур мәдәни чарага җыела. Анда, гадәттәгечә, иң лаеклыларга Бәләбәй шәһәре һәм районы хакимиятенең Фатих Кәрим исемендәге премияләрен тапшыру тантанасы үтә.
Шигърият бәйрәмендә “Салават күпере” исемле китапның исем туе да була. Дүрт телдә: рус, башкорт, татар һәм чуаш телләрендә иҗат итүчеләрнең шигъри шәлкемнәре урын алган бу китап быел тагын да матуррак һәм калынрак итеп нәшер ителгән.
“Илһам чишмәләре” бәйрәме тантаналары иртәгә зур гала-концерт белән тәмамлана. Шулай ук Фатих Кәрим исемендәге премияләр дә тапшырылачак.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru