Татар мәгарифе порталы
Татарстан Республикасының Европа Союзына кергән дәүләтләр белән алга таба да халыкара элемтәләрне үстерү, Россия Федерациясе һәм Европа илләре халыклары арасындагы дуслыкны, үзара аңлашуны ныгыту максатыннан, агымдагы елның 28нче мартында республикабыз мәктәпләрендә Европа көне узды. Гомуми белем бирү мәгариф оешмаларында төрле конкурслар, викториналар узды, Европа Союзына кергән дәүләтләргә багышланган лекцияләр укылды. Әйтик, “Минем Европа” темасына тел һәм әдәбият бәйгесе, Г.Х.Андерсен, Ш.Перро, бертуган Гриммнар, В.Гауфа әсәрләренә рәсем ярышлары үтә.
Балалар китабы атналыгы кысаларында Кама Тамагының урта гомуми белем бирү мәктәбе 5нче сыйныфлар өчен атаклы голланд язучысы, Г.Х. Андерсен Алтын медале иясе Анна Шмидтның яңа “Мурли” дигән китабын тәкъдир итү кичәсен оештыра. Әлмәт муниципаль районы мәктәпләрендә исә “17гасыр Көнбатыш Европада фәнни ачышлар фейерверкы” дигән темага интеграцияләнгән ачык дәресләр, “Европа Союзына кергән илләрдәге дусларымны шәһәрем белән таныштырам” исемле иншалар бәйгесе уза.
Аксубай районы югары сыйныф укучылары инглиз телен шәп белүләрен дәлилли. Биредә “Евровидение”гә охшатып җыр фестивале уза.
Әгерҗе районының 1нче гимназиясендә, 2, 3, 4 нче мәктәпләрендә “Минем Европа” исемле әдәби викторина үткәрелә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Минзәлә муниципаль районының 1нче урта мәктәбендә Европа көне ничек узган? Моны http://mon.tatar.ru/rus/index.htm/news/29932.htm сылтамасы буенча тәкъдим ителгән презентациядән белеп була.