Татар мәгарифе порталы
Сез монда
8-10нчы апрель көннәрендә “Казан ярминкәсе”ндә «Мәгариф. Карьера» күргәзмәсе эшләячәк. Югары сыйныф укучыларына һөнәр сайлауга юнәлеш бирүче бу күргәзмә быел 9 нчы тапкыр үткәрелә. Аны «Казан ярминәсе» ААҖ Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, Казан шәһәре мэриясе белән берлектә оештыра.
Бүгенге катлаулы икътисади чорда сәнәгатьнең барлык тармаклары өчен квалификацияле кадрлар әзерләү өстенлекле бурыч итеп куела. Шул җәһәттән күргәзмә эш бирүчеләрдә дә, һөнәр сайлау алдында торган мәктәп укучыларында, аларның ата-аналарында да, педагогларда да зур кызыксыну уята. Ел саен ул 40 меңнән артык кешене үзенә җыя. Әлеге күргәзмә проекты ел саен илдәге белем бирү системасының казанышларын күрсәтә, инновацион процесслар белән таныштыра, республиканың хезмәт базарында һәм мәгариф өлкәсендәге үсеш юнәлешләрен бәян итә. Быелгы күргәзмә Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Саратов, Ульяновски, Россиянең башка шәһәрләрендәге 150 дән артык уку йорты һәм предприятие турында җентекле мәгълүмат бирүче эшлекле мәйдан булачак.
Оештыручылар бу юлы күргәзмәгә килүчеләр игътибарына 11 экспозиция тәкъдим итәргә җыена. Аларда Татарстан мәгариф системасының инновация мөмкинлекләре, республикадагы югары һәм урта махсус уку йортлары, аларга кабул итү тәртибе, мәктәп- һөнәр училищесы-урта махсус уку йорты-вуз системасында өзлексез белем бирү, чит илләрдәге мәгариф, телләрне өйрәтү үзәкләре, дәүләти һәм шәхси мәктәпкәчә тәрбия оешмалары, фәнни әдәбият, квалификация күтәрү курслары хакында тулы мәгълүмат алырга мөмкин булачак. Моннан тыш, кадрлар агентлыклары, мәшгульлек үзәкләре, белем бирү технологияләре белән якыннан танышырга була.
Аның эшлекле өлешендә белем оешмалары презентацияләре, фәнни-гамәли конференцияләр, семинар, “түгәрәк өстәл” утырышлары узачак.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru