Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Узган 2007-2008 уку елында җәмгыять белеменнән Бердәм дәүләт имтиханын 6680 укучы тапшырган. Быел исә 13 меңгә якын укучы бу предметны сайлаган. Бу хакта күптән түгел Казанда узган “Бердәм дәүләт имтиханын штат режимына кертү шартларында тарих һәм җәмгыять белемен укытуда заманча карашлар” дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли семинар вакытында тарих буенча предмет комиссиясе әгъзасы Т.Щербакова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, җәмгыять белеме буенча имтихан эшләрен тикшерү барышында укучыларның эчтәлекне блок һәм элементлар рәвешендә аңлап калмаулары, шулай ук теорияне белүне таләп иткән биремнәрнең начар эшләнүе ачыкланган.
Тарих буенча исә укучыларның 19-20 нче гасыр дәверен яхшы үзләштермәве, вакыйгаларны хронологик тәртиптә күрсәтә алмаулары билгеле булган. Ә менә чыганак белән эшләү күпкә сыйфатлырак булган. Укучыларның төшенчәләр, теге яки бу чор мәдәниятына караган мәгълүматлар белән бәйле сорауларга җавап биргәндә кыенсынуы ачыкланган.
Боларның барысын да исәпкә алып, конференциядә укучыларны Бердәм дәүләт имтиханына әзерләүдә заманча компьютер, интернет технологияләрне куллану мәсьәләсе көн тәртибенә чыгарылды да инде. Казан дәүләт университетының кабул итү комиссиясе секретаре Сергей Ионенко республика укучылары белән эшләүдә мәгълүмати технологияләрне файдалану белән таныштырды. Казан дәүләт университеты оештыра торган интернет аша тестлаштыру, интернет олимпиадалар, БДИга интернет аша әзерләнү юллары турында мәгълүмат бирде.
Сергей Ионенко фикеренчә, укучыларны Бердәм дәүләт имтиханына әзерләү мәктәпкә дә, югары уку йортларына да кагыла. Бу нисбәттән ул КДУда 2007 елдан бирле БДИга әзерләү системасы эшли башлавын хәбәр итте. Мәсәлән, 2007 һәм 2008 елларда мәктәп укучыларына бишәр тапкыр интернет аша тестлаштыру уздырганнар. Тестлаштыруда, республиканың авыл районнарын да исәпкә алып, 43 муниципаль берәмлек укучылары катнашкан. Сергей Ионенко тестлаштыруның ике дәүләт теле – рус һәм татар телләрендә уздырылуын хәбәр итеп, татар теле предметы буенча 576 мәктәп укучыларының үз көчләрен сынап каравын белдерде.
2009 елның 16 февралендә оештырылган инглиз теле, информатика, география, рус һәм татар әдәбиятларыннан тестлаштыруда республиканың 24 меңгә якын укучысы катнашкан. “Бу тестлаштыру укучыларга Бердәм дәүләт имтиханының яңа дәрәҗәгә күчүен күрсәтү өчен үткәрелә”, - диде С.Ионенко.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru