Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Күренекле татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 27 еллык кыска гына гомерендә кичергән мәхәббәт вакыйгасы, мөгаен, беркемне дә кызыксындырмый калмыйдыр. Бу көнгә кадәр аны галимнәребез әле шагыйрь, әле журналист буларак яки публицист яисә җәмәгать эшлеклесе буларак тикшерделәр, хәтта кайбер фән эшлеклеләре аны көчәнә-көчәнә атеист итеп тә күрсәтергә тырышты. Тик беркем бу олуг талантның эчке дөньясына кереп, аның интим хисләренә кагылырга кыймады кебек. Ләкин һәркем бер нәрсәне ачык белә иде: Тукай да гашыйк булган, ул да яраткан, сөю газабында янган. Тик гыйшык хисләре кичерткән кыз аны яратканмы, әллә шагыйрь җавапсыз сөю сагышында саргайганмы – монысын анык кына ачыкларга беркем ашыкмады.Ул, бәлки, мәңгегә бәхәс темасы булып кала бирер иде, әгәр язучы Мирсәй Гариф (Марсель Гарипов) Габдулла Тукайның шәхси тормышына кагылышлы моментларга игътибар юнәлтеп, Зәйтүнә Мәүлүдова белән Тукай арасындагы хисси бәйләнеш турында “Мәңгелек мәхәббәт” дип исемләнгән китап язмаган булса.
Автор 2006 елда дөнья күргән әлеге басманы тулыландырып, төрекчә нәшер итү максаты белән күптән түгел генә Төркиядә булып китте. Билгеле булганча, Тукайның яраткан кызы Зәйтүнә Төркиядә яшәгән елларын көндәлеккә теркәп калдырган. Марсель Гарипов әнә шул көндәлектә урын алган мәгълүматларга таянып, Зәйтүнәнең яшәгән, булынган урыннарын эзләп тапты һәм аларны фотографиягә төшереп йөрде. Бу җәһәттән ул Әнкарада ТӨРЕКСОЙ оешмасы җитәкчесе Дүсән Касәинов белән дә очрашты. Нәтиҗәдә, әлеге китапны ТӨРЕКСОЙ тарафыннан төрекчә нәшер итәргә дигән карарга киленде. Ул Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу көннәрендә төрек укучысына тәкъдим ителәчәк.
Башкортостанның Октябрск шәһәреннән килгән язучы Марсель Гарипов Әнкарада ТӨРЕКСОЙ оештырган Нәүрүз бәйрәме чаралары кысаларында Төркия мәдәният министры белән очрашты, Бөек милләт мәҗелесендә (парламентта) татар халкы исеменнән төрек кардәшләрне Нәүрүз белән котлап, чыгыш ясады.
Марсель Гарипов Сөембикә язмышына да битараф түгел. Ул бүгенге көндә ханбикәбезнең шәҗәрәсе өстендә эшли. Нияте – китап итеп тарихка кертеп калдыру. Бактың исә, Сөембикәнең әтисе Йосыф мирзаның нәсел тамырлары төрек солтаннарына, хәтта Мөхәммәт пәйгамбәрнең варисларына кадәр барып тоташа икән. Шәҗәрәдәге кайбер исемнәрнең тарихын өйрәнү өчен Марсель Гарипов Истанбулда ИРСИКА оешмасы китапханәсендә эзләнүләр алып барды.
Язучы шулай ук Истанбулдагы татар оешмалары белән дә очрашты. “Тукай” мәдәният һәм мәгърифәт үзәге оештырган кичәгә Татарстан фәннәр академиясе галиме Зөфәр Рәмиев, Зәки Вәлиди Тоганның кызы, тарих профессоры Исәнбикә Тоган, Бәйкент университеты галимәсе Илсөяр Рәмиева, Мәрмәрә университеты татар теле укытучысы, филология фәннәре кандидаты Эрдал Шаһин, төрки дөньяны тикшеренүләр институты галимәсе Ләйсән Шаһин, Төркия дәүләт телерадиокомпаниясенең продюссеры Әмәл Уйгур, Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле консультанты Айдар Гашигуллин, Мәскәү цирк артисты Рим Гайнетдинов һәм башка милләттәшләр катнаштылар. Татарча аш-су табыны артында узган бу очрашуда Марсель Гарипов үзенең Әнкара сәяхәте, Төркиягә килүенең максаты турында сөйләде. Китаплары белән таныштырды. Берсен, Төркиядә яшәүче татарларның яшь буын вәкиленә дип, 11 яшьлек Таңсылу Алтайга бүләк ите.
Язучы өчен очрашу, үзе әйткәнчә, файдалы булды: профессор Исәнбикә ханым үзенең китапханәсендә Сөембикәнең шәҗәрә агачында урын алган кайбер исемнәр белән бәйле чыганаклар булганын, аны язучыга бүләк итәчәген белдерде.
“Мәңгелек мәхәббәт” китабына хәер-фатихасын биреп, аңа кереш сүз язган әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев исә Тукайның күп томлы антологиясен чыгару өстендә эш алып барылганлыгын, тик кызганычка, Тукайны өйрәнүче галимнәрнең көннән-көн кими баруын хәбәр итте.
Истанбулда гомер итүче милләттәшебез Фәйзи Канра мәрхүм әтисеннән отып калган татарча такмакларны һәм үзе иҗат иткән шигырьләрне сөйләп күрсәтте.
Мәскәүдән килгән шамакай Рим Гайнетдинов исә балаларны төрле фокуслар күрсәтеп шаккатырды.
“Тукай” мәдәният һәм мәгърифәт үзәге рәисе Кюршат Алтай кунакларга оешманың киләчәк планнары турында сөйләде.
Бүгенге көндә үзәк Габдулла Тукайның туган көнен искә алу һәм Туган тел бәйрәме чараларына әзерләнә, бу нисбәттән Татарстанның дәүләт корылышлары һәм галимнәре белән сөйләшүләр алып бара.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru