Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Башкортстан укытучыларының “Ел укытучысы-2009” дип исемләнгән республика бәйгесе быел да бик киеренке һәм мавыктыргыч үтте.
Бәйгедә 116 укытучы һөнәри осталыкта көч сынашты. Биредә татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты. Җәмгысе 32 татар мөгаллиме булды. Республиканың төрле районнарыннан, шулай ук Уфадагы 65нче һәм 84нче татар гимназияләре һәм кайбер мәктәпләре укытучылары да көч сынашты бу ярышмада.
Олимпиада сынаулары Уфаның 65нче һәм 84нче татар гимназиясендә һәм Нижегородка бистәсендәге 25нче санлы урта мәктәптә үтте. Анда укытучылар ачык дәресләр, осталык, тәҗрибә уртаклашу чаралары үткәрде. Татар укытучылары эшчәнлегенә бәяне Башкортстан дәүләт университеты һәм Башкортстан дәүләт педагогия университеты мөгаллимнәре, фән кандидатлары һәм фән докторлары бирде.
Бер атна буе барган бәйгегә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры бинасында йомгаклар ясалды. Укытучыларның тәрбия һәм укыту эшләрендә яңа алымнар куллануын ачыклау, аларның мөгаллимлек тәҗрибәсен башкаларга да җиткерү максатында оештырылган ярышманы ябу тантанасында БР Хөкүмәте рәисе урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры, шулай ук БР мәгариф министры Зиннәт Аллаяров та катнашты һәм укытучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен әйтте, котлауларын җиткерде.
Башкортстан татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасындагы бәйгедә беренче урынны Агыйдел шәһәреннән Әдибә Хаҗиева яулады.
Әдибә Хаҗиева Борай районының Иске Кизгән авылында туып үскән. Урта мәктәпне тәмамлагач, ана телебезгә булган сөю аны Башкортстан дәүләт университетының татар теле бүлегенә укырга алып килә. Аны уңышлы тәмамлап, менә 21 ел инде Агыйдел шәһәрендәге 2нче санлы урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта ул. Шул ук вакытта тәҗрибәле мөгаллимә шәһәрнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсенә дә җитәкчелек итә.
“Ел укытучысы” дигән абруйлы исемгә лаек булган Әдибә Хаҗиева балалар кечкенәдән үк туган тел нечкәлекләрен, сүз-сөйләм аһәңен белеп үсәргә тиеш дип исәпли. “Шуңа күрә дә мин үз дәресләремдә күбрәк сөйләм телен үстерүгә зур игътибар юнәлтәм”, - ди Әдибә Хаҗиева.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru