Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген “Казан ярминкәсе” ачык акционерлык җәмгытенең күргәзмәләр залында “Мәгариф. Карьера-2009” Республика күргәзмәсе үз эшен башлады. Күргәзмәгә бөтен республикадан чыгарылыш сыйныф укучылары килгәннәр иде. Аларны бүген төрле уку йортлары вәкилләре, эш тәкъдим итүчеләр, реклама агентлары, журналистлар һ.б. каршы алды.
Бүгенге көндә мәктәп тәмамлагач горизонтлар ачык. Кая укырга керергә телисең - шунда бар да укы гына. Күргәзмә тулы укучылар булса да, статистика быел абитуриентлар саны аз икәнне әйтеп тора. Шуңа күрә БРИ/БДИ (ЕРЭ/ЕГЭ) имтиханнарын яхшы бирергә тырышырга кирәк - 4, 5 билгеләре белән вузларга керү мөмкинлеге быел зур.
Шулай булуга карамастан, бүгенге күргәзмәдә профессия бирүче колледж һәм техникумнарның вәкилләрен күбрәк очратырга туры килде. Белемгә караганда бүгенге көндә һөнәр кыйммәтлерәк санала. "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез - көн күрмәс" дигән борынгыдан ук татар халкы. Чынлап та, бүгенге көндә сәясәткә һәм икътисадка килгән "дипломлы" әмма белемсез җитәкчеләр һ.б. "гуманитар фән" белгечләре нык артты. Халыкны ашатырга, киендерергә кешеләр җитми башлады... Никадәр белемле җитәкче генә булсаң да, эшче көчләр булмаса зур чараларны үтәп чыгу мөмкин түгел шул.
Бүгенге күргәзмәгә чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм белем бирергә теләүче уку йортлары вәкилләрен күрергә республика җитәкчелеге дә килгән иде. Татарстан Республикасы Премьер-министры, Рөстәм Миңнеханов республикабызның Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов белән һәм башка ярдәмчеләре белән бүген күргәзмә залларын карап чыкты, хәлнең торышы белән танышты. Күргәзмә җитәкчелеге дә әлеге чара белән бик нык кызыксына һәм аны оештыру өчен бик яхшы әзерләнгән иде.
Үземнән чыгып шуны әйтәсе килә. Әлеге чара күпкә иртәрәк булырга тиештер. Укучылар кайсы фәннәрдән БДИ/БРИ бирүләрен билгеләгәнче үк вузлар белән танышса яхшырак булыр иде. Вузлар да укучыларны Ачык ишекләр көненә алдарак чакырырлар һәм абитуриентларны югары яисә һөнәри белем бирүгә алдарак әзерли башларлар иде... Күңелем шулкадәр яхшы оештырылган әлеге чараның бушка узуын теләми. Инде БДИ/БРИ сайлаган укучыларның да бүгенге чарадан соң аптырап кайтып китүләрен күрү, аларның планнары алышынуын күрү - үзе күңелсез күренеш.
Күргәзмәдән фотолар: